Бөтен күңелен биреп
Бүген районның иң атаклы төзүчеләреннән берсе Дубровин Илья Яковлевич үзенең юбилеен, 55 яшьлеген билгеләп үтә.
Һәркем бала чагында космонавт, артист, я булмаса бөтенләй дә президент булырга хыяллана, ә кечкенә Илья кече яшьтән үк инструментлар белән мәш килергә ярата: кайда кадагын кага, кайда тычкан тишкән стенаны ремонтлый-ул оста ташчы булырга хыяллана....