Төнлә сыра сатып ала алмыйсың
2013 елның 1 гыйнварыннан "Алкоголь продукциясен куллануны чикләү һәм этил спирты, алкоголь, составында спирт булган продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында"гы 171 нче федераль законга төзәтмәләр үз көченә керә.
Төзәтмәләргә бәйле рәвештә яңа ел башыннан барлык алкоголь продукциясе кебек, төнге 11дән иртәнге 8гә кадәр сыра сату тыела...