“Ромашка” шатлыгы балалар бакчасы үз ишекләрен ачты
Узган атнада район үзәгендә капиталь ремонттан соң "Ромашка" балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Озак көтелгән ачылышка балалар һәм аларның ата-аналары килде. Шул шатлыклы вакыйга белән аларны район башлыгы Владимир Козонков котлады, ул, әлеге балалар учреждениесен республика программасы һәм химаячеләр ярдәмендә ремонтларга мөмкин булды, дип билгеләп үтте.