2018 елда Татарстанда 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланачак
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2018 елда Татарстанда социаль хезмәт күрсәтүче 34 учреждениенең бинасы ремонтланачак. Бу максатларга 121,3 миллион сум акча бүленгән.