Районыбызның тагын өч авыл җирлеге тракторлы булды
Район башлыгы Сергей Демидов Зур Тигәнәле, Татар Майнасы авыл җирлекләре, шулай ук Алексеевск шәһәр җирлеге җитәкчеләренә авыл территорияләрен өзлексез төзекләндерү өчен тулы комплектлы тагылмалы җиһазлары булган «Беларус» тракторларыннан ачкычлар тапшырды.