Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Алексеевскилылар -бәйрәм тарихында

Бер көнгә Бөек Болгарыбыз Татарстанның Мәккәсенә әверелде. Анда Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр.

Бәйрәмдә алексеевскилылар да булды.

Традиция буенча барлык кунаклар, сәфәрдәге мөселманнар бергәләп бәйрәм намазын укыдылар. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты.

Бәйрәм 20 меңнән артык кунакны берләштерде.

Бәйрәм итү кысаларында Болгар җирендә Ислам университеты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә Коръән уку буенча “Илаһи моң” исемле Халыкара конкурс оештырды. Бу конкурста Урта Тигәнәле мәчете имам -хатыйбы Рәмис Фәссахов I дәрәҗә лауреат булды.

Рәмис хәзрәткә Коръән уку белән чараны ачып җибәрү насыйп булды.

Безгә, газетабызга, алексеевскилылар үзләренең Болгарга сәфәрләре турында менә ниләр сөйләделәр:

-Алексеевск районы мөселманнары традицион Изге Болгар җыенында зур шатлык белән катнаштылар, - дип сөйли Урманасты Шунталысы авылыннан Зөлфирә Шәйхетдинова, - шимбә көнне без, район мөселманнары, иртәдән алты автобус белән Изге Болгарга, Татарстанның Спас районына, анда ислам динен кабул итү бәйрәме узган чарага кузгалдык. Анда ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән: Казахстан, Башкортстан, Чувашия, шулай ук Оренбург, Волгоград, Түбән Вартовск, Норильск, Калининград шәһәрләреннән кунаклар килә. Бу юлы да шулай булды.  Җәмигъ мәчете территориясендә күмәк өйлә намазын укыдык. Кешеләр тынычлык, иминлек, барыбызның да тату һәм бердәм яшәүләре турында дога кылдылар.

Ел саен үткәрелә торган традицияне дәвам итеп, бу көнне ярминкәләр эшләде, анда халык-сәнгать кәсепчелеге осталары эшләнмәләре, сувенирлар, камыр ризыклары, милли аш-су һәм башка бик күп әйберләр тәкъдим ителде.

Болгарыбыз елдан-ел уңай якка үзгәрә, чараларның күп төрле булуы да сөендерә. Елдан-ел әлеге бәйрәмне оештыру мине үзенең масштабы белән таң калдыра. Быел безнең делегация өчен район башлыгы Сергей Демидов алты автобус бирде. Сәфәр алдыннан юлчыларга юлга паеклар тараттылар. Сәфәргә, исемлекләр туплаудан башлап, өйгә кайтып җиткәнчегә кадәр Рөстәм хәзрәт һәм абыстаебыз Гөлсинә Хәкимова кураторлык итте. Изге гамәлләрегез һәм безне шулай Болгар җирендә кунак иттергәнегез өчен зур һәм ихлас рәхмәтебезне җиткерәм! Аллаһы Тәгаләм илебез, республика һәм районның чәчәк атуы турында догаларыбызны кабул итсен!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев