11 апрельдән 12 апрельгә каршы төндә алексеевкилылар бөтен правослау дөньясы белән бергә төп христиан бәйрәме — Олы көнне каршы алды.

Воскресенск чир-кәвендә төп вакыйга — тантаналы Пасха гыйбадәте булды, ул йөзләгән мәхәллә кешесен берләштерде. Төн уртасына кадәр үк гыйбадәтханәдә үзенчәлекле, тынлык хөкем сөрде: Страстная атнасының соңгы гыйбадәте — Пасха догасы укылды. Аннары — гыйбадәтнең иң мәгънәле миз-гелләренең берсе шәмнәр белән гый-бадәтханә тирәли хач йөреше узды.
Олы көн безне, гадәти рухи кыйммәтләргә нигезләнеп, бер-ләштерә, изге гамәлләр кылырга дәртләндерә, өйләребезне иман һәм игелек белән тутыра. Христианнар өчен Пасха – Гайса пәй-гамбәрнең яңадан тууын бәйрәм итү. Шушы көнне Бөек Пост – христианнарның Гайса пәйгамбәр кичергән михнәтләрне искә алып ач торуы тәмамлана.
Пасха бәйрәме көндез дә дәвам итте һәм җанлы аралашу җылылыгы белән тулды. Гыйбадәтханәдә Дмитрий Тростянский исемендәге якшәмбе мәктәбе тәрби-яләнүчеләре өчен дә бәйрәм узды. Балалар һәм укытучылар белән бергә гыйбадәткә ата-аналар, шулай ук «Христос мотобратия» правослау берләшмәсе вәкилләре килде.
Балаларны бәйрәм белән Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов котлады.
— Һәр язны һәр христиан дине кешесе йортына изге Пасха керә. Бу бәйрәм күпләр өчен күңел тынычлыгы, күңел байлыгының, мәрхәмәтлек һәм яхшылыкның иң кыйммәтле нәрсә икәнлеген аңлатучы символ булып тора. Нәкъ менә Пасха ке-шене намус белән, дөрес итеп яшәргә, мохтаҗларга булышырга чакыра. Кадерле дуслар! Пасха шатлыгы сезнең күңелләрне тагын да яктыртсын, киләчәккә ышаныч тудырсын! Барыгызга да тынычлык һәм исәнлек телим! Ул балаларга һәм аларның гаиләләренә тынычлык, игелек һәм ныклы иман теләде, аннары һәр балага татлы бүләкләр тапшырды.
Очрашуның дәвамы бәйрәмнең чын-чынлап шатлыклы һәм үзенчәлекле өлеше булды: илледән артык мотоциклчы балалар өчен байклар һәм квадроциклларда йөрү оештырды. Дога кылу тантанасы тынлыгы шат көлү авазлары белән алышынды — күп балалар өчен бу мизгелләр көннең иң истәлекле вакыйгала-рына әверелде.
Бәйрәм мул уртак табын белән тәмамланды. Гыйбадәтханә хез-мәткәрләре һәм ярдәм-челәр кунаклар өчен сый-нигъмәтләр, шул исәптән кайнар ризыклар әзерләде. Павел атакай барлык катнашучыларны котлап, Пасха йомыркалары тапшырды. Очра-шуның атмосферасы чын мәгънәсендә гаиләчә — җылы, ихлас һәм берләштерүче булды.
Шушы ук көннәрдә Пасха шатлыгы аеруча игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә дә барып җитте. Яхшы традиция буенча чиркәүнең шәфкать туташлары хастаханә пациентларын һәм «Кайгырту» социаль приюты тәрбияләнүчеләре янына барды. Алар тәрбияләнүчеләргә ку-личлар һәм буялган йомыркалар белән бергә иң мөһимен — игътибар, җылылык һәм ихлас кайгырту алып килде.
Бәйрәм котлаулары палаталарда һәм балалар бүлмәләрендә яңгырады, кемдер өчен бу гади котлау гына түгел, ә авыр вакытта да кешенең ялгыз түгеллеген искәртү булды.
Аеруча приют балалары кунаклар килүенә шатланды. Көлү, шатлык, ихлас эмоцияләр — гади Пасха күчтәнәчләре алар өчен чын бәйрәмгә әверелде.
Шәфкать туташлары әйтүенчә, кешеләрнең бәхетле күзләрен күрү — иң зур бүләк. Һәм нәкъ менә шунда бәйрәмнең чын мәгънәсе ачыла, ул гыйбадәтханә диварларыннан күпкә киңрәк.
Алексеевск районында Олы көн тагын бер кат: бу — чиркәү ка-лендарендәге бәйрәм генә түгел, ә берләшү, игелекле эшләр һәм ихлас ярдәм итешү вакыты икәнен дә күрсәтте. Бәйрәм нуры кешеләр йөрәкләрен яктырта, буыннарны берләштерә, иманны ныгыта һәм иң мөһиме турында — мәхәббәт, шәфкать һәм өмет турында искәртә.
Нет комментариев