Мөселманлыкмы бу?
Ислам дине килгән заманда гарәпләрдә гыйлеме Аллаһка гына хас булган гайбтән (гайб-ул Аллаһы Тәгалә генә белә торган, бездән яшерен булган белем) хәбәр бирү (ягъни күрәзәчелек белән шөгыльләнү), сәфәргә чыкканда кайбер кошларның очравыннан шомланып, чыкмый калу, үзләре яхшы дип белгән нәрсә очраса, әлбәттә бу юлым хәерле булачак, дип ышану шикелле бозык ышанулар, икътикадлар тәмам таралган иде.
Ислам дине килү белән, бу батыл, ялган ышануларны җимерде,“гайбне Аллаһтан башка һич беркем белмәс. Исламда шомлану юк, ” дип безгә ачык әйтте. Гайбтән хәбәр бирү хәтта Аллаһның дусты булган пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.га да бирелмәде. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезгә шундый аять тә иңдерде: “ Әйт: “ Мин гайбне белмим, әгәр белсә идем киләчәк көннәр өчен күп яхшылык әзерләп куяр идем.” Инде Аллаһы Тәгаләнең якыннары, дуслары булган пәйгамбәрләрдән дә яшерелгән бу белемнең башкаларга бирелмәве, башында аз гына акылы булган кешегә дә ачык. Без дә шушы Ислам дине бәхетенә ирешкәнбез, бозык ышанулардан пакъ булган дин белән Аллаһ безне бәхетле иткән, ләкин, кызганычка каршы, халкыбызда булган хәлләрне тикшерсәк исламияттән тәмам ерактабыз. Әбүл-Галә әл-Мәгарри хәзрәтләренең: “Әгәр кешеләрнең ышануларын сорашсаң, йөзләрне кызартырлык нәрсәләр ишетәсең,” -дигән мәгънәдә булган бер шигыре бар. Хакыйкатьтә безнең мөселманнар арасында игътикад -ышанулар турысында сөйләшә башласаң, йөзне кызарту түгел, оялуыңнан җир астына керерлек сүзләр ишетәсең һәм шундый вакыйгалар күрәсең. Үз илемездә югарыда искә алынган мәсьәләләр җөмләсеннән “шомлану”ны күрергә байтаграк туры килә торган иде: ала карга очрап юлдан кире кайтучыларны күп ишетә идем. Иң элек көтү чыкканда -алдан кызыл сыер чыкса янгын була, яшь киленне алып кайтканда атка яки арбага берәр зарар килсә ир белән хатын арасында өлфәт мәхәбббәт булмый, аерылышалар яки гомер буе талашып яшиләр дигән сүзләрне олы картлардан, абыстайлардан ишетә идем. Табигый, мин боларга гаҗәпләнеп каршы төшә идем, ләкин, без моны гомеребездә берничә мәртәбә сынап карадык инде дип кирелекләреннән һич кайтмыйлар. Менә әле дөньяда яши торгач боларыннан да хәтәр булган ышануларны ишетергә туры килде. Дөньяның агымы бу елны мине Вятка губернасы Иж заводына китерде, монда ике мәхәлләдән гыйбарәт мөселманнар җәмәгате бар. Шул мөселманнарның тормышлары, ышану-инанулары белән шактый таныштым, һәм боларны ышану турында тагы да начарррак хәлдә таптым. Мине бу юлларны язарга мәҗбүр иткән вакыйга да үз күз алдымда булып үтте. Шулай торган фатирыбызда бер егетнең ун сумнан артыграк акчасы югалды. Менә шушы акчаны кем алганны белү мәсьәләсе кузгалды. Югалтучы, үзебезнең катыбызда торган бер чал чәчле сакаллы кешедән шикләнә иде. Карт нинди кешедер -анысы миңа мәгълүм түгел, ләкин шул вакыйганы ишеткән: “Мин инде карт кеше, андый вакытларым үткән”,-дип елап җибәрде. Халык күп, төрле губерна, төрле өяздән җыелган. Хатыннар, яшүсмерләр, егетләр бар. Бер вакытны араларында кем алганын хәл кылу турысында киңәш булды, һәм бер авыздан күрәзәче хатынга барырга карар бирелде. Арадан күпне күргәнрәк бер хатын торып: “Бер елны безнең хәситәбез югалган иде, шул хатынга барып көзгедән караттык, фәлән хатыннның качып, яшеренеп як-ягына каранып сандыктан алуына кадәрге күрсәтте,”-дип, миңа сөйләнеп маташырга да урын калдырмады. Карар булды. Күрәзәче хатынга барудан элек карта ачучы хатынга карта ачтырырга барырга кирәк дигән карар кылдылар. Хатын: “бер чал сакаллы кара кеше алган” дигән. Шиксез карт үзе дә болар белән, хатынның шул сүзләрен ишеткәч, ант итәм алмадым, ләкин бу билгеләләр миңа туры килә, шулай булгач алмасам да үземнең акчамны бирәм, дип чыгарып бирде. Әле моның белән бетмәде, дөресрәк булсын дип, тагын икенчегә бардылар, анысы да шул сүзне әйткән имеш, эш тәмам булгач, миңа, күрдеңме менә, диделәр.
Революциягә кадәрге татар Ислам матбугатыннан мәкалә, иске имля белән гарәп харәфләре белән язылган “Дин вә әдәп” журналыннан 1916 ел, 3нче саныннан хәзерге татар теленә тәрҗемә итттем. Туганнар, бер гасыр вакыт үтеп тә, бүгенгесе көндә дә, безнең җирлекләрдә төрле хорафатларга, ырымнарга ышануларны күрергә була. Бигрәк тә кеше үлгәч, аның гәүдәсе тирәли, мамыкка ут төртеп, аның төтене белән тирәли әйләнү. Мәетне госелләндергәч, симез тавык тотып, мәет янына алып кереп, ахырдан суеп ашау. Бу бигрәк тә хатын-кызлар мәете янында башкарылган, мәет юуучыдан: тәне йомшакмы, дип сорау, йомшак булса тагын 40ына кадәр мәетләр була дип юраулар. Яңа үлгән кешенең тәне йомшак була ул туганнар, әгәр өч тәүлек ятса, менә анда ката инде.
Тууы да, үлеме дә- бер Аллаһы Тәгаләдән тора, гыйлемле булып, вәгазьләр тыңлап, күрәзәчеләргә бармыйча, мәчетләребездә гыйлем алып, бер Аллаһы Тәгаләгә сәҗдәгә китеп яшәргә насыйп итсә иде.
Әдип хәзрәт Шакиров, Югары Татар Майнасы авылы имам -хатыйбы.
Нет комментариев