Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

“Ике дөньяда да сөелергә язсын”

Болгарда узган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең быелгы беренче күчмә пленумы утырышында Татарстан дин әһелләре 2014 елны "Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы" итеп үткәрергә тәкъдим итте.

Әйе, Аллаһы Тәгалә ризалыгы, өммәтебез өчен бергәләп күркәм гамәлләр кылыйк, динебезгә хезмәт итик. Шул вакытта авылларыбызда, районнарыбызда һәм республикабызда тынычлык, иминлек булыр. Мәсәлән, бу көннәрдә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме дә бистәбездә, авылларыбызда оешкан төстә билгеләп үтелә. Менә 15 гыйнварда мәдрәсәгә Коръән укырга йөрүче абыйстайларыбыз бергә җыелып, зур бәйрәм ясадылар, Мәүлид бәйрәме үткәрделәр: ак яулыклы апаларыбыз Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) рухына багышлап дога кылдылар, мәҗлес табыны янында салаватлар, мөнәҗәтләр әйттеләр, бергәләп намаз укыдылар. Әйе, әлеге чаралар динебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклауны һәм хөрмәт итүне дә күрсәтә.
- Пәйгамбәребезнең бу дөньяга җибәрелүе, безгә бирелгән иң олы бүләк һәм рәхмәт. Без шул рәхмәткә шатланабыз һәм Аллаһы Тәгаләгә бик зур олылавыбызны, шатлыгыбызны, рәхмәтебезне белдереп, Мәүлид кичәләре үткәрәбез. Мәүлид кичәсендә догалар уку, тыңлау, дини мәҗлесләр корып салаватлар әйтү, хәер өләшү, догалар уку Бөек Раббыбыз һәм Аның Рәсүленә (с.г.в.) карата ихласлыгыбызны күрсәтә. Пәйгамбәребезгә карата булган мәхәббәт хисләребезне балаларыбыз, оныкларыбыз күңеленә дә сеңдерергә тиешбез. Чөнки Аны сөйгән инсан ике дөньяда да сөелер, - диләр Алексеевск бистәсендәге мәчет каршында эшләп килүче мәдрәсәгә Коръән укырга йөрүче апалар.
Әлеге чарадан алган хисләр миндә көн буена барды, әлеге мәдрәсәгә йөрүче абыстайларыбызга, кылган гыйбадәтләрегез кабуллардан булсын, Аллаһы Тәгалә барыгызга да тыныч, хәерле, бәрәкәтле гомер, балаларыгызның һәм үстергән оныкларыгызның куанычларын күреп, кайгы-хәсрәтсез яшәргә насыйп итсә иде, дип телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев