Корбан бәйрәме – иман, бердәмлек һәм изге гамәлләр көне
Дин

Корбан бәйрәме – иман, бердәмлек һәм изге гамәлләр көне

27 май көнне Алексеевск районы мөселманнары ислам диненең иң хөрмәтле һәм әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәмен билгеләп үтте.

Иртән иртүк район мәчетләренә иманлы кешеләр җыелды. Алар бәйрәм намазын бергәләп укыды, тынычлык, иминлек һәм якыннарының сәламәтлеге өчен догалар кылды.

Быел район үзәгендә бәйрәм намазы иртәнге сәгать 3:45тә башланды. Иртә булуга карамастан, мәчет халык белән тулы иде. Күп кенә кешеләр өчен күмәк намазда катнашу дини йоланы үтәү генә түгел, ә рухи тор-мышның мөһим өлеше, туганнар, күршеләр белән очрашу, бәйрәм шатлыгын уртаклашу һәм мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек, бер-береңә хөрмәт кебек мәңгелек кыйммәт-ләргә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә булды.

Намаздан соң район-ның күп кенә авылларында бәйрәм ашлары узды. Татар халкы традициясендә намаздан соң үткәрелә торган уртак табыннар нәкъ шулай атала. Бер өстәл артына авыл халкы, туганнар, кунаклар җыела, изге теләкләр яңгырый, Коръән аять-ләре һәм мөнәҗәтләр укыла. Мондый очрашулар буыннан-буынга күршелек һәм бердәмлек рухын саклап килә.

Көрнәле авыл җирле-гендә бәйрәм аеруча җылы һәм күңелле узды. Мәчет каршындагы мәйданда авыл халкы өчен пылау әзерлән-де. Сыйны күрше авылда яшәүче Аллаяр Пулат улы оештырды. Аның өчен бәйрәмдә катнашу һәм авылдашлар турында кайгырту инде матур гадәткә әве-релгән.

Авыл халкы аның юмартлыгын һәм ярдәмчеллеген рәхмәт сүзләре белән искә алды, сәламәтлек, иминлек һәм киләчәктә дә уңышлар теләде.

Бәйрәм табыны вакытында  Р.Г. Галимова изге Коръән аятьләре укыды, мөнәҗәтләр яңгырады. Очрашуда катнашучылар ты-нычлык, игелек һәм кешеләр арасындагы татулык турында сөйләште. Нәкъ менә шундый мизгелләр Корбан бәйрәменең төрле буын кешеләрен берләштерүче, халыклар дуслыгын һәм рухи традицияләргә хөрмәтне ныгыта торган бәйрәм икәнен ачык күрсәтә.

Кыр Шонталасында да бик матур бәйрәм иттеләр. Бәйрәм гает намазыннан соң авыл мәчете янында зур уртак табын белән дәвам итте. Аны авылның имам-хатыйбы Айрат хәзрәт һәм Марс Равил улы Ибраһимов оештырды.

Авыл халкы бәйрәм шатлыгын уртаклашу, аралашу һәм ихласлык белән бердәмлек мохи-тендә вакыт үткәрү өчен бергә җыелды. Кунаклар өчен хуш исле пылау, кайнар гает коймаклары һәм чәй әзерләнде. Бәйрәм өйдәгечә җылы узды һәм барлык катнашучыларга күп кенә якты тәэсирләр һәм күңелле хисләр бүләк итте.

Кыр Шонталасы авыл җирлеге башкарма комитеты бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан оештыручыларга һәм авыл халкына рәхмәт белдерде.

Бу көнне бәйрәм чаралары районның башка авыл җирлекләрендә дә узды. Намазлардан соң кешеләр уртак табыннарга җыелды, бер-берсен кунакка чакырды, сый-нигъмәтләр белән уртаклашты һәм борынгы кунакчыллык, хөрмәт традицияләрен дәвам итте.

Корбан бәйрәме кешеләргә шәф-катьлелек, якыннарга ярдәм итү, өлкәннәрне хөрмәтләү һәм рухи кыйммәтләрне саклау-ның мөһимлеген искәртә. Бүген дә, күп еллар элеккечә үк, бу бәйрәм кешеләрне берләштерүен дәвам итә, өйләрне җылылык, игелек һәм тыныч киләчәккә өмет белән тутыра.

 


Нет комментариев