Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Дин

Мәдрәсә шәкертләренең чыгарылыш кичәсе узды – 14 шәкерт таныклык алды

Шәкертләрнең чыгарылыш кичәсе узды.

Алексеевск үзәк мәчете каршында эшләп килүче мәдрәсә  укучыларының тантаналы чыгарылыш кичәсе булды.  

Быел укуны 14 шәкерт тәмамлады: бер ир-ат һәм 13 хатын-кыз. Алар барысы да биш ел дәвамында ислам нигезләре буенча белем алдылар.

Чара 29 апрельдә узды. Башта оештыручылар сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, аннары үгет-нәсыйхәт белән имам-хатыйб Рөстәм хәзрәт Вальщиков мөрәҗәгать итте. Тантана барышында чыгарылыш укучыларына укуны тәмамлау турында таныклыклар тапшырылды.

Шәкертләр алдында остазлар һәм укытучылар да чыгыш ясады. Алар рухи белемнең әһәмиятен ассызыклап, укучыларның тырышлыгын билгеләп үттеләр һәм алган белемнәрен тормышта кулланырга, башкаларга да җиткерергә кирәклеге турында әйттеләр.

Очрашу Коръән аятьләре уку, дога кылу һәм истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды. Рәсми өлештән соң чыгарылыш укучылары аралашуларын чәй табыны янында дәвам иттеләр. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мәдрәсәдә уку төрле яшьтәге һәм төрле тормыш тәҗрибәсенә ия кешеләрне берләштерә, ә районда рухи-дини белемгә кызыксыну елдан-ел арта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев