Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Дин

Рамазан ае нуры — гамәлләрдә һәм йөрәкләрдә

20 мартта Алексеевск районы мөселманнары ислам диненең иң көтеп алган бәйрәмнәренең берсе — изге Рамазан ае тәмамлануын белдерүче Ураза бәйрәмен каршы алды.

Бу көн ураза тоту вакытының тәмам-лануы гына түгел, ә иман, шәфкатьлелек һәм бердәмлек кыйм-мәтләрен искәртүче көн дә булды.

 

Иртәдән район мәчетләрендә изге Коръән аять-ләре яңгырады. Мө-селманнар бәйрәм намазына җыелып, уразаның тәмамлану шатлыгын бергә уртаклашты. Үзәк мәчеттә бәйрәм гыйбадәтен Рөстәм хәзрәт Вальщиков үткәрде. Ул үз вәгазендә Рамазан аеның асыл мәгънәсен — рухи чистарыну, ихлас тәүбә итү һәм игелекле гамәлләр кылу вакыты булуын искәртте.

 

Котлау чыгышында ул барлык кешегә дә тынычлык, нык сәламәтлек, иминлек теләде һәм уразаның чын кыйммәте тыелып торуда гына түгел, ә әхлакый камиллеккә омтылуда, якыннарга ярдәм итүдә һәм җәмгыятьтә татулык саклауда икәнен ассызыклады.

Вәгазьдән соң күмәк бәйрәм намазы укылды. Аңа кушылырга теләүчеләр шулкадәр күп булды ки, намаз залы тулысынча тулды.

 

Якыннарны кайгыртып

Бәйрәм намаз бе-лән генә чиклән-мәде. Шул ук көнне, шәфкатьлелек һәм игелек традиция-ләрен дәвам итеп, үзәк мәчеттә аеруча игътибарга мохтаҗ кешеләр өчен бәйрәм табыны оештырылды.

 

Җомга намазыннан соң бирегә «Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр һәм Алексеевск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр чакырылды.

Кунакларны ихлас җылылык һәм хөрмәт белән каршы алдылар. Алар өчен кайнар ризыклар — хуш исле пылау, туклыклы шулпа һәм башка тәм-томнар әзерләнде. Уртак табын артында чын күңелдән аралашу һәм бердәмлек хисе хөкем сөрде.

 

Чара Фәнис Хәмзә улы Гатин ярдәме белән узды. Шулай ук ул шәхсән үзе исеменнән интернат-йортка акыллы колонка бүләк итте — ул аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен көндәлек тормышта ярдәмче булачак. Барлык чакырылган кунакларга да бүләкләр тапшырылды: олыларга азык-төлек пакетлары, балаларга татлы күчтәнәчләр. Зәйдаровлар гаиләсе дә үз өлешен кертте — балаларны попкорн белән сыйлап, күңелле сюрприз ясады.

 

Ифтар мәҗлесләре

Ураза бәйрәме районда рухи бердәмлек һәм актив җәмәгать тормышы атмосферасында узган Рамазан аеның йомгаклау ноктасы булды. Ай дәвамында авылларда күмәк ифтарлар — кояш баеганнан соң кешеләрне берләштерүче кичке ашлар уздырылды.

 

Иң әһәмиятле чараларның берсе — гает көне алдыннан узган район ифтары булды. Ул 170 тән артык мөселманны берләштерде. Кичке намаздан соң катнашучылар уртак табыннар артына җыелып, җылы һәм ихлас мохиттә аралаштылар, бергәләп авыз ачтылар һәм бердәмлек хисен ныгыттылар.

Район башлыгы Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, район ифтарын үткәрү кешеләрне берләштерүче һәм рухи кыйммәтләрне саклауга ярдәм итүче күркәм традициягә әверелде. Аның сүзләренчә, мондый очрашулар үзара аңлашуны ныгыта, хөрмәт һәм ярдәм атмосферасын формалаштыра.

 

Авыл җирлек-ләрендә дә ифтарлар киң колач белән узды. Алар мәчетләр эшләп торган һәр торак пунктта диярлек үткәрелде. Ифтарларны халык үзе дә, шулай ук район предприятиеләре һәм хуҗалык җитәкчеләре дә оештырды.

 

Ифтарлар буыннар очрашу урынына әверелде. Бер табын артына гаиләләр, күршеләр, төрле һөнәр ияләре җыелды. Биредә яңалыклар белән уртаклаштылар, бер-берсенә ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр, тормыш, иман һәм кешелек кыйммәтләре турында сөйләштеләр.

 

Бу кичәләр Рамазан аена тирән эчтәлек бирде, аның рухи ягын гына түгел, ә уртак бердәмлек вакыты да булуын күрсәтте.

Тәмамланган Рамазан ае һәм Ураза бәйрәме тагын бер кат шуны раслады: Алексеевск районында рухи һәм дини традицияләр сүзләрдә генә түгел, ә гамәлләрдә дә яши. Шәфкатьлелек, якыннарга игътибар, ярдәм итәргә әзерлек — болар барысы да көчле һәм бердәм җәмгыять нигезен тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев