Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Сабырлык аеның һәр көне кадерле

Рамазан ае - Аллаһы Тәгаләнең колларына күрсәткән чиксез рәхмәт-нигъмәтләренең иң әһәмиятлеләреннән берсе. Рамазан ае - Коръән ае - рух-бәдәнне пакьләү ае. Рамазан ае - рәхмәт, мәгърифәт, тәүбә ае, Рамазан ае - сабырлык ае. Рамазан аенда кылган һәрбер изгелек өчен Аллаһы Тәгалә әҗерне меңләгән мәртәбә арттырып бирә.

Изге Рамазан аеның санаулы гына көннәре калып килә. Барча мөселман халкы шушы мөбарәк айның һәр мизгелен файдалы итеп уздырырга, намазда булырга, ураза тотарга, Коръән-Кәримнән аерылмаска, изге гамәлләрне күбрәк кылырга тырыша. Рамазан ае керү белән авылларыбызда дини тормыш җанлана. Көн озын булуга да карамастан, күпләр ураза тота. Һәр йортта диярлек иртән сәхәр ашыйлар, кояш баегач, ифтар мәҗлесләре үткәрәләр.


18 июль көнне, ураза аеның 21нче көнендә, Зур Тигәнәле авылы кафесында имам-хатыйп Җәмил хәзрәт Фәхертдинов тарафыннан оештырылган ифтар мәҗлесе булып узды. Мәҗлестә 50дән артык кеше катнашты. Киенеп-ясанып, ап-ак яулыкларын бәйләп, матур мөселман күлмәкләре киеп килгән күркәм әби-апалардан һәм абый-бабайлардан күз алырлык түгел иде. Авыз ачканчы әби-бабайлар Коръән укыдылар, аннары авылыбыз имам-хатыйбы Җәмил хәзрәт ураза турында вәгазь сөйләде, Коръән укыды. Аның моңлы, аһәңле тавышы белән укыган сүрәләре мәҗлесне тагын да ямьләндереп җибәрде.


- Рамазан аенда күркәм гамәлләр кылу, сабырлык белән Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешергә тырышу - һәрбер мөселманның бурычы. Аллаһ үзе безгә камиллеккә ирешергә ярдәм итә, төрле нигъмәтләр бирә. Рамазан аенда тоткан уразабыз шулай ук тәкъвалыкка ирешергә, яхшылык эшләргә, начарларыннан тыелырга булыша. Аллаһы Тәгалә шушы изге айда тоткан уразаларыбызны, укыган догаларыбызны, бирәчәк фитра сәдакаларыбызны, мохтаҗларга күрсәткән ярдәмнәребезне һәм барча кылган изгелекләребезне кабуллардан кылса иде. Ифтар ашлары бөтен авылларда да үткәрелсә иде. Алдагы елларда да ифтар мәҗлесләрен матур итеп каршы алырга насыйп итсә иде, - дип сүзен дәвам иттерде Җәмил хәзрәт.


Җәмил хәзрәт Фәхертдинов - бик тырыш, алны-ялны белмичә, халыкка хезмәт итүче, уразаның файдасын, намазның динебезнең терәге икәнен һәрдаим аңлатучы, югары әхлаклы булырга чакыручы кеше.


Ифтар мәҗлесе Җәмил хәзрәт инициативасы белән оештырылды. Аның бу идеясен авылыбызның хөрмәтле кешесе, ветераннар оешмасы рәисе Хәмитшина Гөлсирә, Музей җитәкчесе Зарипова Лилия һәм Галиуллина Гөлсем апалар хуплап ала. Шушы мәҗлесне үткәрүдә аларның да өлеше бик зур.


Сүз авыл җирлеге башлыгы Зарипов Рашатка бирелде. Ул әлеге матур мәҗлескә килгән кунакларга рәхмәт әйтте. Тоткан уразаларның кабул булуын теләде.


Табын тулы, бу мәҗлескә килгән кунаклар да үзләре белән күчтәнәчләр алып килгәннәр иде. Кояш баеп авыз ачкач, тәравих намазы җитте. Халыкка ашамлыклар белән пакетлар бирелде. Шуның белән бәйрәм бетте. Кунаклар күңелләрен иман нуры белән баетып, мәҗлесне әзерләүчеләргә рәхмәтләр әйтеп, өйләренә кайтып киттеләр.


Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: "Кем ураза тотучыны ифтар кылдырса, ягъни авыз ачтырса, аңа ураза тотучының әҗере булыр, шулай ук ураза тотучының әҗере дә кимемәс".


Уразада тәртипкә, ризыкның кадерен белергә, аңа карата сакчыл булырга, ачлыкның нинди яман нәрсә икәнен аңларга өйрәнәбез, ач кешенең хәленә керергә кирәклеген аңлыйбыз. Рамазан аеның кадерен белгән кебек, һәрбер көннең, һәрбер сәгать, минутның кадерен белеп, аны сарыф итүебез хакында сорауга әзер булып үткәрсәк иде көннәребезне.


Ураза ае - тоташ бер сабырлык чоры. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын иде. Ифтар мәҗлесләрен оештыручыларга, мәҗлесләр-не олылап баручыларга, иман юлын сайлаучыларга әҗер саваплары насыйп булсын. Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев