Саф күңел – намаз кабул булуның төп шарты
Еш кына мәхәллә мәчетендә кемгә оеп намаз уку мәсьәләсе килеп чыккалый.
Мулла абзый да гади кеше, аның да үз гаиләсе бар. Гаилә, тормыш булгач аның мәшәкатьләре дә булып тора. Мулла абзый авыртып та ала, юлда да була һ.б.лар. Менә шул вакытта намазны кем алып барырга тиеш дигән сорау туа.
Туганнар! “Кемгә оеп намаз укырга?” дигән сорауга турыдан-туры җавап биргәнче бер хәдисне карап, укып китик әле. Анда болай диелгән: “Сезгә җиһад ваҗиб булсын һәрбер әмир белән бергә. Ул әмир изге булса да, явыз булса да, гәрчә ул әмир иң зур гөнаһны эшләгән булса да.
Һәм артына оеп намаз уку ваҗиб булсын һәрбер мөселманга ул имам изге булса да, явыз булса да, гәрчә ул иң олуг гөнаһны эшләгән булса да. Һәм нинди генә мөселман үлсә дә аңа җеназа уку ваҗиб булсын – изге булса да, явыз булса да, гәрчә ул иң олуг гөнаһны эшләгән булса да”.
Хәдистә менә шулай диелгән. Инде сорауга якынрак килик. Имам булып торырлык кешеләр: 1. Шәригатьне яхшы белүчеләр. 2. Кыйраәтне, Коръәнне яхшы укучылар. 3. Хәрам, шикле нәрсәләрдән сакланучылар. 4. Арадан өлкәнрәк, күркәмрәк кеше, хәтере яхшы булса.
Менә шулай, әгәр берәр сәбәп белән мәхәллә имамы булмаган очракта, намаз укытучыны әнә шул күрсәтелгән тәртипкә китереп сайлап алалар: рәисме ул, мәзинме, каравылчымы, көтүчеме – барыбер. Әгәр җомгада имамнан башка өч кеше, яки артыграк булса, җомга намазы дип укыла, әгәр имамнан башка оючы кешеләр өчтән ким булса, ул өйлә намазы була.
Кешеләрне белер-белмәс “начар” яки “яхшы” дип әйтүдән сак булырга кирәк. Инде кайберәүләр кемнеңдер килеш-килбәтен, кылган гамәлләрен ошатмыйча намазга, бигрәк тә Аллаһ йортына барудан баш тарталар икән, бу бик начар. “Андыйлар минем өммәттән түгел”, дигән хәдис тә бар.
Туганнар! Кеше-ләрнең гамәлләренә бәя бирүдән дә сакланырга кирәк. “Гамәлләренә карап бәһа бирмәгез, ахырын көтегез”, диелгән янә бер хәдис тә бар. Димәк, уйлап карасак беребез дә ахирәткә үтмәгән.
Кем намазны укытырга дигәндә, безгә шуны хәтердән чыгармаска кирәк: хәзер бер-беребезнең гаебен эзләү, гайбәт сату вакыты түгел. Киресенчә кемдер иманга килгән икән, шөкрана кылып, аңа рәхмәтләр әйтеп, намазга басарга гына кирәк.
Инде “аларга оеп укыган намазыбыз кабул буламы, юкмы?” дип шикләнсәк, хәдистә төгәл җавап бар: “Әгәр имам намазын күркәм кылса, үзенең дә, кавеменең дә намазын күркәм итә. Әгәр ул намазын күркәмли алмаса зарары үзенә була, әмма оеп укучының намазы дөрес була”.
Кайберәүләр “мәчет дөрес тормый”, “ае да кышайган”, “керү ишеге дөрес түгел” дип намаз кабул булмый диючеләр бар.
Туганнар! Бу дөньяда фани булмаган нәрсә юк бит. Еллар узгач, кешенең дә төзек булган әгъзалары үзгәрә: күзе начар күрә, колагы начар ишетә, аяклар да дөрес куелмый башлый. Моның өчен кемнедер гаепләргә кирәкми, аны бергәләп төзәтү чарасына керешергә кирәк. Мәчетнең дөрес тормавы, айның кыеклыгы, манарада ут янмавы, ишекнең дөрес ачылмавы, имамның указы булу-булмавы, намазның кабул булу-булмавын хәл кылмый. Мәгәр хәл кылына саф күңелнең, калебнең дөрес булуы белән генә. Валлаһу әгъләм. Амин. Мөтәвәли.
Әдип хәзрәт Шакиров, Югары Татар Майнасы авылы имам-хатыйбы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев