Татарстанда мөселман бәйрәмнәре даталары билгеле булды
Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре даталары расланды.
Чыганак: Татар-информ
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада мөселманнарның ике төп бәйрәмен — Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен бәйрәм итү даталарын раслаучы Указга кул куйды. Документ буенча, Ураза бәйрәме 20 мартта, ә Корбан бәйрәме 27 майда билгеләп үтеләчәк. Эш көннәренә туры килгән ике көн дә ТР Законнары нигезендә эшләми торган бәйрәм көннәре дип игълан ителде. Даталар "ай календаре һәм барлыкка килгән традицияләр нигезендә" билгеләнде. Элегрәк аларны Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте раслаган иде. Ураза бәйрәменә кадәрге Рамазан ае 19 февральдә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев