Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!

Уразалар башланып, берничә көн узды. Баштан бер-ике көн салкын торды да, аннары эсселәтеп җибәрде. Моның ураза тотучыларга йогынтысы булдымы икән, алар үзләрен ничек хис итәләр? Көннәрен һәм төннәрен ничек үткәрәләр? Шул хакта аларның үзләреннән сорап карыйк әле.

Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт:
- Баштагы өч көн салкынчарак булды. Хәзер инде ач торырга ияләштек. Мәчеттә ифтар ашлары оештырырга ниятләп торабыз. Мәчет ишегалдына чатырлар куелды инде. Ифтар ашын мәчеттә мөмкинчелеге һәм теләге булган һәркем үткәрә ала. Бу хакта халыкка да хәбәр ителде. Һәр көнне бабайлар белән авыз ачарга йөрибез. Көненә биш тапкыр мәчеткә намазга барабыз. Төннәрен тәравих намазларына йөрибез. Тәравих намазларына 30лап кеше йөри. Аллага шөкер, яшьләр дә килә. Шунысы аерата да сөендерә. Сәгать 11ләрдә башлап, 12нче яртыларда тәмамлыйбыз. Ястү, витр-вәҗип намазларын да, Коръән дә укыйбыз. Ходай Тәгалә шатлык белән гает бәйрәмнәрен дә каршыларга насыйп әйләсен иде.

Зәйнәп апа:
- Беренче көннәрдә бераз салкынча булды. Хәзер һава температурасы күтәрелеп, 25 градустан артып китте. Түзәргә туры килә. Аллаһы Тәгалә, күтәрә алмаслык авырлык бирмәм, дигән бит. Ерак юлларга йөрмәсәк, өйдә генә торсак, тотарга була инде. Күбрәк ышыкта булырга, урамга бик чыгып йөрмәскә тырышам. Фарыз итеп бирелгән елына бер килә торган уразаны шатланып тотам. Авыз ачканда чәй урынына әйрән эчәм. Мин аны бер бокалга сап-салкын су белән алдан ясап куям да, я шикәр, я кайнатма кушам. Сусынны да баса, туклыклы да. Файдасы әйтеп бетерерлек түгел. Ахшамнан соң төнемне намазда үткәрәм. Быел тәравих намазына мәчеткә йөри алмыйм, чөнки төнлә ялгыз гына өемә кайтырга куркам, аякларым да авырта. Бүлмәмә кереп утырам да, тынычлап, рәхәтләнеп, Коръән, тәравих, нәфел, ястү, витр-вәҗип намазларын укыйм. Шулай төн үтеп тә китә. Сәхәр вакыты җитә. Ә сәхәрдә әллә ни ашап та булмый, чөнки авыз ачу белән сәхәр арасы артык күп түгел. Шулай да сәхәрдә калориялерәк ризык кирәк. Аш, сыр, хәлвә, җиләк-җимеш, яшелчә, әстерхан чикләвеге файдалы. Ә чәйне сөтләп эчәм. Ашказанына да файдасы зур, туклыклы да. Шулай итеп, тоткан уразаларыбыз кабул булсын, Аллаһы Тәгалә һәр барчабызга исәнлек-саулык бирсен иде.

Рәмзия, хезмәткәр:
- Уразаның беренче көннәрендә миңа ничектер җиңел булды. Эшкә дә йөрим, өй эшләре белән дә шөгыльләнәм. Эштән кайткач, бакчада эшлим, чүп утыйм, сулар сибәм. Эчәсе килә инде килүен, ләкин авызны салкын су белән чайкаткач, рәхәт булып китә. Ашыйсы бер грамм да килми. Ахырынача тотып бетерергә ниятлим, Алла теләсә.

Илдар хәзрәт, Коры Көрнәле мәчете имамы:
- Уразаның беренче ун көне узып та бара. Ияләштек инде, Аллага шөкер. Мәчеттә беренче көннән үк тәравих намазларын укый башладык. Ифтар ашларын мәчеттә үткәрәбез. Табынны үзебез чиратлашып әзерлибез. Аннары бөтен намазларны укып бетергәннән соң, шул ук ризыклар белән сәхәр ашап, иртәнге намазларны укып, өйләребезгә кайтып китәбез. Ураза тотуның бер авырлыгы да юк. Көндезләрен дә эссе дип ятып кына тормыйбыз, бакчада бәрәңге өябез, печән вакыты җитте, бөтен халык печән әзерли. Ә менә ашауга килгәндә, кич белән күп ашарга ярамый, ә сәхәрдә туклыклы ит, аш, җиләк-җимеш, яшелчә ашау әйбәт. Хәзер теплицаларда помидорлар, кыярлар өлгерде. Авыз ачканда суларыбыз да, бөтен нәрсә бар. Элеккеге вакыт түгел. Авыр түгел, авырлыктан зарланырга ярамый. Без, ураза тотучыларны кызганырга да кирәкми, Алла ризалыгы өчен гыйбадәт кылабыз. Бу - бик зур гыйбадәт.

Гүзәлия, банк хезмәткәре:
- Уразаны мин һәр елны тотам, Аллага шөкер. Эштә вакыт сизелмичә дә узып китә. Эштән 6ларда гына кайтам. Аннары ашарга пешерү, бакча эшләре белән матавыкланып, авыз ачар вакыт җиткәнне сизмичә дә каласың. Тотулары авыр түгел, Аллаһы Тәгалә булыша.

Илназ, судент:
- Уразаны мин ничә ел тотам инде. Бик җиңел дип әйтмәс идем. Шулай да Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый. Кайбер көннәрдә мин төнге намазлардан соң сәхәргә кадәр йоклап та тормыйм, җиләк-җимеш ашап, Коръән укып, бераз гына телевизор карап, сәхәр вакытын җиткерәм. Бик арымасам, мәчеткә тәравих намазына да йөрим. Аннан күңелемә рәхәтлек, канәгатьләнү алып кайтам.


Шулай итеп, кадерле дин кардәшләрем, тоткан уразаларыбыз кабул булсын, Аллаһы Тәгалә ризыкларыбызны арттырып бирсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев