Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Ураза бәйрәме белән!

Ураза бәйрәме алдыннан район мөселманнарын муниципалитет башлыгы Владимир Козонков котлады. Котлауда, атап әйткәндә, болай диелә: "Бу бәйрәм мөселманнарның рухи мирасы булып тора. Анда Исламның күп гасырлык традицияләре чагылдырылган, ул-югары рухи сыйфатлар һәм әхлак нормалары-тынычлык сөючәнлек, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелекнең тантана итү символы. Ә андый гомумкешелек кыйммәтләре барлык диндәге кешеләргә бер үк...

Ураза бәйрәме алдыннан район мөселманнарын муниципалитет башлыгы Владимир Козонков котлады.
Котлауда, атап әйткәндә, болай диелә:

"Бу бәйрәм мөселманнарның рухи мирасы булып тора. Анда Исламның күп гасырлык традицияләре чагылдырылган, ул-югары рухи сыйфатлар һәм әхлак нормалары-тынычлык сөючәнлек, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелекнең тантана итү символы. Ә андый гомумкешелек кыйммәтләре барлык диндәге кешеләргә бер үк дәрәҗәдә аңлашыла һәм якын, тарихи яктан караганда күп милләтле дәүләтебездә тынычлык һәм килешеп яшәү нигезе булып хезмәт итә. Үзара дус яшәү гореф-гадәтләре һәрчак безнең район кешеләренең дә аерып алгысыз өлеше булып калды. Уртак җиребездә гомер-гомергә төрле дин тотучылар иңне-иңгә куеп яшиләр, һәм бөтен заманда да бездә тынычлык, бердәмлек һәм уртак хезмәт бар нәрсәдән дә югарырак бәяләнде. Район мөселманнарының киләчәктә дә дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга, халык йолаларының яңадан кайтарылуына, милләтара һәм конфессияара килешүне үстерүгә булышачакларына иманым камил.
Ураза бәйрәме һәрберебездә иртәгесе көнгә ышаныч уятсын, күңелебез җылы, шатлык һәм игелеклелек белән тулсын. Шушы бәйрәм көнендә барыгызга да тынычлык, сәламәтлек, иминлек һәм эшләрегезнең уңуын телим".

* * *

19 августта мөселманнар Ураза бәйрәмен - изге Рамазан аеның төгәлләнүен билгеләп үтәчәкләр.
Имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Вальщиков сүзләре буенча, бу - исән-сау Рамазан аен үткәреп, уразалар тотып, өстебездә булган бер фарызны үти алганыбызга шатланып бәйрәм итә торган мөбарәк көндер. Ул көннән элгәре кичне госел коенып, пакь киемнәр киеп, йорт-җирне пакьләп, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып үткәреп, иртәгесен зур шатлык белән гает намазы укылыр. Гает фитыр көнне, аш-сулар әзерләп, туганнарны һәм фәкыйрьләрне сыйлау, Коръән уку, гает намазына хуш исле майлар сөртенеп бару, фәкыйрьләргә сәдакалар бирү, мохтаҗларга ярдәм итү, ата-аналар, авырулар янына, зиратларга бару сөннәт булган эшләрдер. Бәйрәмнең төп билгесе - фитыр сәдакасы бирү, аның бәйрәм көне башланганчы яки бәйрәм төнендә бирелүе хәерле.
19 августта, якшәмбе көнне, мөселманнар мәчеткә Ураза бәйрәменә чакырылалар. Иртәнге намаз - 5 туларга 15 минутта, бәйрәм намазы 6да укыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев