2026 елгы архив проектлары конкурсының җиңүчеләре исеме ачыкланды
Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты 2026 елда муниципаль архивларга дәүләт ярдәме күрсәтү конкурсының нәтиҗәләрен төйеннәде.
Лауреатлар өч номинациядә билгеләнде. Җиңгән проектлар тарихи мирасты саклау буенча инициативаларны гамәлгә ашыру өчен финанс һәм методик ярдәм алачак.
«Россия Федерациясенең Архив фонды һәм башка архив документларының саклыгын тәэмин итү проектларына ярдәм» номинациясендә жюри уникаль документларның физик саклыгы өстендә эшләүче белгечләрне югары бәяләде. Грантлар түбәндәге районнарның башкарма комитетларының архив бүлекләренә (секторларына) бирелде: Бөгелмә, Чүпрәле, Кукмара һәм Лениногорск.
«Россия Федерациясенең Архив фонды һәм башка архив документларын популярлаштыру һәм куллану проектларына ярдәм» категориясендә архив материалларын киң халыкка һәм тикшеренүчеләргә ачык итүгә юнәлдерелгән инициативалар билгеләп үтелде. Җиңүчеләр – Аксубай, Әлки, Балык Бистәсе районнарының архив бүлекләре, шулай ук Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының эш башкару идарәсе архив бүлеге.
2026 елда аерым игътибар хәзерге заман тарихын визуаль медиа аша теркәүгә юнәлдерелгән. «Татарстан Республикасының Архив фондын республика тарихы буенча аудиовизуаль документлар белән тулыландыру проектларына ярдәм» номинациясендә грантлар Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә һәм Сарман районнарының архив бүлекләренә (секторларына) бирелде.
ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова җиңүчеләрне котлады: «Бу проектларның тормышка ашырылуы Татарстан халкының мәдәни мирасын саклауга һәм тарихи истәлеген ныгытуга мөһим өлеш булып керәчәк!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев