Казанда Татарстанның төрле почмакларыннан килгән мәктәп укучыларын һәм студентларны берләштергән җирле үзидарә көне уңаеннан республика олимпиадасы узды.
Интеллектуаль ярыш В. Г. Тимирясов исе-мендәге Казан инновацион университеты базасында үтте һәм йөздән артык катнашучыны җыйды.
Олимпиаданы университет һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы оештырды. Площадка очраклы сайланмаган: әлеге югары уку йорты дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары өчен белгечләр әзерли һәм бу юнәлештә фәнни эшчәнлек белән актив шөгыльләнә.
Олимпиадада республиканың төрле муниципаль берәмлек-ләреннән 19 команда катнашты. Катнашучыларга җирле үзидарәнең тарихы, хокукый һәм оештыру нигезләре буенча белемнәрен күрсәтергә туры килде. Конкурс биремнәре теоретик сорауларны да, аналитик фикерләү, зирәклек һәм командада эшләү сәләтен таләп итүче практик кейсларны да үз эченә алды.
Аеруча уңышлы чыгышны «2нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе» командасы күрсәтте. 11 сыйныф укучылары Милена Гусенкова, Дарина Истомина, Дарина Майорова, Богдана Мелехина һәм Зарина Сафиуллина югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтеп, мактаулы икенче урынны яуладылар.
Кызлар бердәмлек, лидерлык сыйфатлары һәм җирле үзидарәне үстерү, норматив-хокукый база мәсьәләләре буенча тирән белем күрсәттеләр. Аларның нәтиҗәсе Алексеевск районы казанышлары-на лаеклы өлеш булды.
Олимпиада нәтиҗә-ләре буенча призёрлар дипломнар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде, шулай ук университетка укырга кергәндә ташлама бирүче сертификатлар алды.
Мондый чараларда катнашу яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр ача, киләчәк һөнәрне сайларга ярдәм итә һәм муниципаль берәмлекләрне үстерү өчен кадрлар потенциалын формалаштыра.
Нет комментариев