Алексеевскида дүрт кеше бер сылтама аркасында акчасын югалткан
Фотофакт

Алексеевскида дүрт кеше бер сылтама аркасында акчасын югалткан

Алексеевск районында берничә интернет-мошенниклык очраклары теркәлде, район халкы мошенникларның корбанына әверелде.

Мессенджерларда һәм төркем чатларында җибәрелгән зарарсыз хәбәр акча урлау өчен сәбәп булып хезмәт итте.

Татарстан Республикасы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы бүлегендә хәбәр итүләренчә, җинаять-челәр бер үк төрле, әмма элеккечә нәти-җәле схема буенча эш итә. Чатларга эмоциональ һәм борчулы эчтәлекле хәбәр килә. Мисалларның берсендә: «Машина бәрдергән кызны хәтерлисеңме, видео һәм фото сылтама буенча» дип язылган.

 

Кызганычка каршы, күрсәтелгән сылтама буенча күч-кән кешеләр бар. Нәтиҗәдә, районда яшәүче дүрт кеше акчаларын югалта: сылтама буенча күчкәннән соң мошенниклар телефоннарда урнаштырылган банк кушымталарына керә ала. Зыянның гомуми суммасы якынча 70 мең сум тәшкил итә.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый сылтамалар еш кына ялган сайтларга кертеп җибәрә яки телефонга автомат рәвештә зарарлы программа тәэминаты урнаштыра. Кулланучы «ватуны» белмәскә дә мөмкин. Алга таба җинаятьчеләр шәхси мәгълүматларга, парольләргә һәм банк кушымталарына керә ала, шуннан соң счетлардан акча салдырыла.

 

Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә көчле эмоцияләр — курку, кызгану, борчылу, ашыгыч рәвештә «карарга» яки «тикшерергә» теләк булдырган хәбәрләр аеруча куркыныч тудыра, дип ассызыклый. Мошенниклар нәкъ менә шуңа өметләнә дә инде. Шул ук вакытта хәбәр таныш контакттан да килергә мөмкин: еш кына аккаунтлар автомат рәвештә «ватыла», сылтамалар җибәрү чын кеше исеменнән дәвам итә.

 

Полиция хезмәт-кәрләре район халкына гади, әмма мөһим куркынычсызлык чараларын үтәргә киңәш итә. Барыннан да элек чатларда һәм мессенджерларда килгән сылтамалар буенча күчмәскә, хәтта хәбәр дөрес булып тоелса да яки таныш кешедән килгән булса да. Бернинди очракта да банк карталары мәгълүматларын, парольләрне, смс кодларны кертмәскә һәм шикле сылтамалар буенча күчкәннән соң кушымталарда гамәлләрне расламаска.

 

Балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә моны аерым аңлатып узарга кирәк — нәкъ менә алар еш кына ышанучанлык һәм санлы мохиттә тәҗрибә җитмәү аркасында мошенникларның корбанына әверелә. Якыннарыгыз белән теләсә нинди «шаккатыргыч яңалыклар», «ашыгыч видео» һәм «сылтама буенча фото» — бу экранга басарга түгел, ә сагаерга сәбәп булуы турында алдан сөйләшергә кирәк.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы бүлеге халыкны уяу булырга, бу мәгълүмат белән коллективларда һәм гаилә чатларында уртаклашырга һәм шуны истә тотарга өнди: уйланылмаган бер адым акча югалтуга гына түгел, ә шәхси мәгълүматларга керү мөмкинлеген югалтуга китерергә мөмкин. Санлы киңлектә куркынычсызлык бүгенге көндә һәркемнең игътибарлылыгына бәйле.


Нет комментариев