Алексеевскида парк һәм балалар бакчасы ачылды, сугышчыларга бүләкләр тапшырылды
Фотофакт

Алексеевскида парк һәм балалар бакчасы ачылды, сугышчыларга бүләкләр тапшырылды

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Алексеевск районына эш сәфәре белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин һәм ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров килде.

Сәфәр программасы бай эчтәлекле булды — ветераннар белән очрашулардан башлап социаль объектлар ачуга, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм район активы белән аралашуга кадәр.

Эш сәфәре Сахаровка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Тимофеевна Гунинага барудан башланды. Айдар Метшин һәм район башлыгы Демидов Сергей Анатольевич ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар, бүләкләр һәм открыткалар тапшырдылар, ныклы сәламәтлек, якыннары игътибары һәм озын гомер теләделәр.

Анна Тимофеев-наның язмышы — сугышның авыр сынауларын кичкән бөтен бер буын язмышының чагылышы. Ул Сахаровка авылында күп балалы гаиләдә ту-ган. 18 яшендә, Чистай педагогика училищесын тәмамлауга ук, фронтка алынган. Элемтәче булып хезмәт иткән, Җиңүне Кенигсбергта каршылаган.

Сугыштан соң туган авылына кайтып, озак еллар «Тельманский» совхозында бухгалтер булып эшләгән, кыз тәрбияләп үстергән. Батырлыгы һәм фида-карьлеге өчен Ватан сугышы ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен» һәм «Сталинградны саклаган өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Быел апрель аенда ветеранга 103 яшь тулган.

Бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашучылар бик аз калды, шуңа күрә һәр ветеранга аерым игътибар һәм кайгырту күрсәтелә. 9 Май алдыннан мондый очрашулар аеруча әһәмиятле — Җиңү буынына аларның батырлыгы, ныклыгы һәм тыныч күк йөзе өчен шәхсән рәхмәт әйтү мөмкинлеге ул.

Яңа киңлек

Эш сәфәренең чираттагы ноктасы Алексеевск бистәсенең көнбатыш микрорайонында урнашкан «Ёлки-палки» иҗтимагый ял итү урынын ачу булды.

Берничә ел элек кенә бу террито-рия буш урын булса, бүген анда ял итү, саф һавада йөрү, спорт белән шөгыльләнү һәм гаилә белән вакыт үткәрү өчен заманча мәйданчык булдырылган. Паркны инде район халкы, бигрәк тә яшьләр һәм кечкенә балалы гаиләләр яратып өлгергән.

Проект «Авыл тер-риторияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы, шулай ук федераль һәм республика программалары ярдәмендә тормышка ашырылды. Спорт инфраструктурасын үстерүгә дә аерым игътибар бирелгән. ГТО мәйданчыгы Россиянең «Физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларын-да төзелде.

Төзекләндерү барышында территориядә парковка, брусчатка түшәлгән җәяүлеләр юллары, заманча балалар мәйданчыгы, спорт зонасы барлыкка килгән, эскә-мияләр һәм чүп савытлары урнаштырылган, керү төркеме җиһазландырылган.

Территорияне яшел-ләндерүгә аеруча зур игътибар бирелгән. Паркта 140 чыршы, ә Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 80 юкә агачы утыртылган. Утырту материалын алуда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ярдәм күрсәткән. Шуның нәтиҗәсендә территория туялар һәм артышлар белән дә бизәлгән.

Паркны булдыруда җирле белгечләр һәм оешмалар актив катнашуы аеруча әһәмиятле. Керү юлларын җирле оста Павел Голубев ясаган, брусчатка җәю эшләрен район подрядчылары башкарган. Территорияне төзекләндерүдә һәм карап тотуда Алексеевск аграр колледжы да зур ярдәм күрсәтә — студентлар һәм хезмәткәрләр яшел үсентеләрне карый, тәртип саклый һәм   үстерүдә катнаша.

Ачу тантанасында Айдар Метшин мондый проектлар ке-шеләрнең тормыш сыйфатын үзгәртүен һәм хәтта кечкенә торак пунктларда да уңайлы мохит булдыруын билгеләп үтте. Бүген парк чыннан да район халкы өчен җәлеп итү урынына әйләнгән — кичләрен монда яшь балалы гаиләләр, яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре җыела.

Территория белән танышканнан соң кунаклар район халкы белән аралашып, җәмәгать киң-лекләрен алга таба үстерү мәсьәләләрен тикшерделәр.

 

Балаларга уңайлыклар

Эш сәфәренең дә-вамы булып капиталь ремонттан соң «Кояшкай» балалар бакчасын ачу тантанасы торды.

Яңартылган мәк-тәпкәчә учреждение бүген хәвефсезлек, уңайлылык һәм белем бирү процессын оештыру буенча заманча таләпләргә тулысынча җавап бирә.

Балалар бакчасы бер-берсе белән    тоташкан ике ике катлы корпустан тора. Капиталь ремонт ба-рышында биредә зур күләмле эш башкарылган — эчке инженер челтәрләре, тәрәзәләр һәм ишек-ләр алыштырылган, бизәү эшләре үткәрелгән, яңа җиһазлар һәм заманча җиһазландыру сатып алынган.

Учреждениенең тышкы ягы да җитди үзгәрешләр кичергән. Керү юллары яңартылган, коляскалар саклау өчен бүлмә җиһазланган, тирә-як территория төзекләндерелгән. Балалар бакчасы каршында чаралар үткәрү, балалар уеннары һәм йөрү өчен заманча мәйданчык барлыкка килгән.

Объектны карау вакытында район башлыгы Демидов                        Сергей Анатольевич капиталь ремонт кирәклеге күптән өлгергәнен билгеләп үтте:

— Балалар бакчасы күп еллар элек төзелгән иде һәм инде заманча хәвефсезлек һәм уңайлылык таләпләренә туры килми башлады. Шуңа күрә капиталь ремонт үткәрү турында карар кабул ителде. Чыннан да зур эш башкарылды. Бүген бу инде бөтенләй башка киңлек — балалар өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә заманча, якты һәм уңайлы урын, — дип ассызыклады район башлыгы.

Айдар Метшин башкарылган эшләргә югары бәя биреп, балалар өчен уңайлы шартлар тудыру социаль сәясәтнең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып калуын әйтте.

 

Батырлык көче

Эш сәфәренең чираттагы ноктасы булып Хәрби дан музеена бару торды, анда махсус хәрби опера-циядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды.

Залга хәрбиләр, аларның туганнары һәм якыннары, җәмәгатьчелек вәкилләре, ветераннар һәм район халкы җыелды. Тантана башланыр алдыннан махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәүче якташларга рәхмәт сүзләре яңгырады.

Айдар Метшин һәм район башлыгы Сергей Демидов бүген махсус хәрби операциядә катнашу-чыларның Җиңү буыны эшен дәвам итүен — ил мәнфәгатьләрен намус белән саклап, батырлык, ныклык һәм хәрби бурычка тугрылык күрсәтүен билгеләп үттеләр.

Тантана барышында дәүләт бүләкләре Алексеевск районын-нан өч хәрби хез-мәткәргә тапшырылды.

«Батырлык өчен» II дәрәҗә медале белән Хикмәт Усманов бүләкләнде. Жуков медале Владимир Ионовка тапшырылды. Изге Георгий ордены билгесе — IV дәрәҗә Георгий тәресе белән Альберт Баданшин бүләкләнде.

Әлеге бүләкләрнең һәркайсы — шәхси батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга тугрылык билгесе.

Тантанага аерым рухны аның Җиңү көне алдыннан узуы өстәде. Бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары батырлыгы белән бүгенге көн сугышчылары-ның каһарманлыгы арасында вакытлар бәйләнеше аеруча нык сизелде.

 

Ачык сөйләшү

Эш сәфәре район хакимияте бинасында узган район активы белән очрашу белән тәмамланды.

Очрашу барышында Алексеевск районының социаль-икътисади үсеше, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, территорияләрне төзекләндерү, социаль инфраструктураны үстерү һәм халыкка ярдәм күрсәтү мәсьәләләре тикшерелде.

Айдар Метшин бүген районда бер-ничә юнәлеш буенча зур эш алып барылуын билгеләп үтте — иҗтимагый киң-лекләр яңартыла, социаль учреждениеләр ремонтлана, спорт белән шөгыльләнү һәм кешеләрнең уңайлы тормышы өчен шартлар тудырыла. Ул шулай ук район җитәкчелегенә, предприятие хез-мәткәрләренә, учреждение вәкилләренә һәм актив район халкына территорияне үстерүдә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

 


Нет комментариев