Россия көнендә Юеш Кәрнәле халкы тагын бер мөһим бәйрәмне – Авыл көнен билгеләп үтте.
Күркәм традиция буенча ул авыл халкын, авылдан чыккан якташларны, кунакларны һәм дусларны бергә җыйды, бердәмлек, хезмәткә хөрмәт һәм туган якка мәхәббәт бәйрәменә әверелде.
Иртәнге сәгатьләрдән үк бәйрәм мәйданында үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде. Кунакларны ипи-тоз һәм милли сый-нигъмәтләр белән каршы алдылар, музыка яңгырады, ә авыл халкы бер-берсен бәйрәм белән котларга ашыкты. Тантаналы ачылыш иҗат коллективлары чыгышлары һәм Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрүдән башланды.
Авыл халкын бәйрәм белән Алексеевск муниципаль район башлыгы Сергей Демидов, «Родина» җәмгыяте җитәкчесе Газинур Мусин һәм Бутлеровка авыл җирлеге башлыгы Ирина Хушанова котлады. Үз чыгышларында алар авыл хезмәтенең әһәмиятен билгеләп үттеләр, туган җиргә тугрылыклары өчен авыл халкына рәхмәт белдерделәр һәм авылга алга таба да үсеш теләделәр.
Авыл хуҗалыгы хез-мәткәрләре, хезмәт ветераннары, алдынгы җитештерүчеләр һәм терлекчеләр адресына аеруча җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Нәкъ менә аларның көндәлек хезмәте нәтиҗәсендә авылның иң күркәм традицияләре саклана, җитештерү үсә һәм территория икътисады ныгый.
Бәйрәмнең дулкынландыргыч өлешләренең берсе СВОда катнашу-чыларның гаиләләрен хөрмәтләү булды. Сәхнәдән Ватанны саклаучыларга һәм үз якыннарын өйдә көтеп алучы, аларга бу җиңел булмаган вакытта терәк булучы туганнарына рәхмәт сүзләре яңгырады.
Авыл көненең матур бизәге булып концерт программасы торды. Тамашачылар алдында җирле артистлар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады. Авыл халкы өчен чакырылган артистлар Хәмит Мәткәримов, Алсугөл һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Рифат Зарипов чыгышлары чын бүләк булды. Тамашачылар аның җырларын җылы каршы алдылар, күпләр таныш көйләргә кушылып җырлады һәм алкышларын кызганмады.
Спорт һәм уен мәй-данчыклары да зур кызыксыну уятты. Авыл халкы һәм кунаклар волейбол ярышларында, кул көрәшендә, аркан тартуда, капчык киеп йөгерүдә, халык уеннарында һәм башка традицион бәйгеләрдә катнаштылар.
Иң мавыктыргыч вакыйга булып, га-дәттәгечә, көрәш калды. Келәмдә бәйрәмнең төп титулы өчен киеренке көрәш барды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Авыл көненең абсолют батыры булып Илназ Закиров танылды. Ул яхшы әзерлек, көч һәм чын спорт характеры күрсәтте.
Бәйрәм җылы һәм дустанә мохиттә узды. Ул тагын бер кат шуны раслады: һәр авылның иң зур байлыгы – аның кешеләре. Алар намуслы хезмәт куярга гына түгел, уртак уңышларга сөенергә, традицияләрне ка-дерләп сакларга һәм аларны яшь буынга тапшырырга да беләләр.
Чараны оештыручылар бәйрәмне әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерделәр. Аерым рәхмәт сүзләре генераль спонсор – Газинур Кирам улы Мусин җитәкләгән «Родина» җәмгыятенә, шулай ук Авыл көнен оештыруда ярдәм күрсәткән барлык предприятие һәм битараф булмаган кешеләргә җиткерелде.
Нет комментариев