Дәүләт бүләкләре — батырлык һәм бурычка тугрылык өчен
Фотофакт

Дәүләт бүләкләре — батырлык һәм бурычка тугрылык өчен

Якташларыбызның батырлыгы Алексеевск районы тарихында һәм биредә яшәүчеләрнең хәтерендә мәңгегә сакланачак.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Алексеевск районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбызның гаиләләренә Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.

 

Дәүләт бүләкләре Украина, Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә СВО барышында хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлек һәм батырлык өчен тапшырылды. Суворов медален махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз Семён Кузнецов шәхсән үзе алды. Ул СВО зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә ныклык, профессиональлек һәм батырлык күрсәтте.

 

Һәлак булган сугыш-чыларның туганнарына һәм якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырылды. Рөстәм Насретдиновның, Евгений Вышкинның, Сергей Старостинның, Александр Гунинның, Николай Шутраевның, Валерий Клоковның, Алексей Капитонов һәм Николай Комис-саровның гаиләләре Батырлык орденнары белән бүләкләнде.

 

Александр Глонин һәм Николай Блохин-ның гаиләләре Жуков медальләре белән бүләкләнде. «Батырлык өчен» медале Иван Макаров гаиләсенә тапшырылды. II дәрәҗә «Батырлык өчен» медальләре белән Максим Сафронов һәм Александр Суховның гаиләләре бүләкләнде.

Тантанада һәлак булган хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары, көч структуралары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Тантана вакытында сугышчы-ларның балаларына татлы җыелмалар тапшырдылар.

 

«Без якын кешеләрен югалткан гаиләләр кичергән кайгыны бернинди сүзләр һәм бүләкләр дә җиңеләйтә алмавын аңлыйбыз, — дип билгеләп үтте Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов. — Әниләр, хатыннар, балалар өчен бу зур югалту. Үз ягыбыздан без сугышчыларыбызның гаиләләре үз проблемалары белән бер ялгызы гына калмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Без янәшә, барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер. Безнең егетләребез чын геройлар, без аларның батырлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз».

 

 


Нет комментариев