Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фотофакт

«Грейдерчы түтәлдән башлана!»

Безнең киңлекләрдә үтә дә кыска, ләкин шул ук вакытта гадәттән тыш вакыйгаларга бай юл төзелешенең чираттагы сезоны төгәлләнеп килә. Безнең "Алексеевскдорстрой" елның шул вакытында тыгыз график буенча, үтә дә кысынкы һәм югары җитештерүчәнлек белән яши. Техника, аңа идарә итүче кешеләр каты режимда эшлиләр. Биредә, теләсә кайсы коллективтагы кебек, кемдер әллә...

Безнең киңлекләрдә үтә дә кыска, ләкин шул ук вакытта гадәттән тыш вакыйгаларга бай юл төзелешенең чираттагы сезоны төгәлләнеп килә. Безнең "Алексеевскдорстрой" елның шул вакытында тыгыз график буенча, үтә дә кысынкы һәм югары җитештерүчәнлек белән яши.

Техника, аңа идарә итүче кешеләр каты режимда эшлиләр. Биредә, теләсә кайсы коллективтагы кебек, кемдер әллә ни баш ватмыйча гына күрсәтелгәнне үти, кемдер вакытны артык көч куймыйча гына үткәрә. Ләкин оешманың зур өлешен бик җаваплы, грамоталы белгечләр тәшкил итә. Владимир Бочкарев хаклы рәвештә шуларның берсе булып санала.
Юл төзелешенә ул 1991 елда, моннан 20 еллар чамасы элек килә. Аңа шул чакта юл машинасы-грейдер тәкъдим итәләр. Тикмәгә генә тәкъдим итмәгәннәр икән. Эш шунда, аның инде тәҗрибәсе булган-алты ел шундый ук техникада Казанда эшләгән.

Хәзер Владимир Анатольевич махсус прибор - Швейцариянең Ltica Geosуstems фирмасы ясаган тахеометр белән җиһазланган заманча машинада эшли. Бу прибор, грейдер отвалы белән идарә итеп, "юл киеме"н төп-төгәл әзерләргә мөмкинлек бирә. Ләкин "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры урынбасары Марат Саттаровның сүзләренә караганда, Владимир Анатольевичка мондый җайланманың әллә ни кирәге юк икән. "Грейдерчыбызның иң күр-кәм сыйфаты - аның югары дәрәҗә җаваплылыгы. Ул биремне үтәгәндә янәшәдә бернинди оста да кирәкми. Искиткеч бәһалы кеше!"
"Грейдер машинисты өчен иң мөһиме нәрсә?"-дигән сорауга Владимир болай дип җавап бирә: "Киңлекне ерактан күрү, ераклыкны күз белән бик әйбәт чамалау һәм пөхтәлек". Сүз уңаеннан әйткәндә, шул ук сыйфатларны ул башка эшләрендә дә куллана. Өй эшләрендә, мәсәлән. Хатыны Нина бакчадагы түтәлләрне ясауны аңа гына ышанып тапшыра. Алар ул төзи торган юл кебек тигез, шома, бераз авышканрак килеп чыга. Яшь грейдер-чыларның: "Нәр-сәдән башларга?"-дигән сорауларына Владимир: "Ә син тырма белән түтәл ясый беләсеңме!"-дип сорау белән җавап бирә. Озын сүзнең кыскасы, грейдерчы түтәлдән башлый!

Сергей ТАРСУКОВ, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев