Җиңү паркында мемориал: Алексеевск районы иң яхшы проект идеясе эзли
Фотофакт

Җиңү паркында мемориал: Алексеевск районы иң яхшы проект идеясе эзли

СВОда катнашучыларга иң яхшы мемориал проекты.

 Алексеевск районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мемориал проектын булдыруга конкурс игълан ителде.

Геройлар турында хәтерне һәм аларның данын мәңгеләштерү өчен иң яхшы идея эзлибез. Мемориалны Җиңү паркында урнаштыру планлаштырыла.

Катнашуга скульпторлар, рәссамнар, дизайнерлар, монументалистлар, проектлаучылар, иҗат берлекләре әгъзалары, профильле югары уку йортлары студентлары чакырыла. Бер кешегә дә, авторлык коллективы составында да катнашырга мөмкин. Физик һәм юридик затларга да конкурста катнашырга рөхсәт ителә.

Конкурсның сроклары һәм этаплары:

01.02.2026–01.04. 2026 – гаризалар һәм конкурс эшләрен кабул итү.

02.04–12.04.2026 – конкурс комиссиясе тарафыннан эшләрне карау.

13.04.2026 – йомгак ясау.

Бүләкләр:

1 урын: 50 000 сум, диплом һәм проектны гамәлгә ашыруда катнашу мөмкинлеге.

2 урын: диплом.

3 урын: диплом.

Эшләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 422900, ТР, Алексеевск районы, Алексеевск штб., Павелкин ур., 18 йорт. Нигезләмә белән муниципалитетның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Телефоннар: 8 (84341) 2-45-65, 8-927-442-15-93.

E-mail: alxgp.alx@tatar.ru.

Барлык катнашучыларга иҗади идеяләр һәм илһам телибез!

 


Нет комментариев