26 мартта Алексеевск бистәсендә 6нчы «Бал корты» Алексеевск балалар бакчасы базасында үсеп килүче буынны әхлакый-патриотик тәрбияләү мәсьәләләренә ба-гышланган конференция узды.

Педагогларны, ата-аналарны һәм район белгечләрен берләштергән чара «Патриотизм гаиләдән башлана» дигән девиз астында үтте.
Конференцияне оештыручылар үз-ләренә ата-аналарның шәхси үрнәге һәм гаилә белән балалар бакчасының тыгыз хезмәттәшлеге баланың шәхесен ничек формалаштыруын, аның киләчәгенең нигезен салуын һәм гармонияле үсеш өчен шартлар тудыруын күрсәтү бурычын куйдылар.
Конференцияне ачу югары эмоциональ рухта узды. Кунакларны «Бал корты» балалар бакчасы мөдире Надежда Александровна Тарасова һәм мәгариф бүлеге начальнигы Вячеслав Юрьевич Рыдаев сәламләде. Тәрбияләнүчеләр, педагоглар һәм ата-аналар «Бердәм Ватан чишмәләре» исемле әдәби-музыкаль композиция тәкъдим иттеләр. Әлеге иҗат номеры туган илгә мәхәббәтнең ничек тапшырылуын ачык күрсәтте.
Конференция эш-чәнлеге өч практик мәйданчыкта дә-вам итте, аларның һәркайсы патриотик тәрбиянең аерым бер ягын ачты.
«Бөек Ватан сугышы елларында халык батырлыгы» — беренче мәйданчык шулай дип аталды. Биредә гаилә ядкәрләре һәм ата-бабалар батырлыгы турында йөрәкләргә үтеп керерлек чыгышлар яңгырады. Наталья Александровна Козина кызы Ева белән бергә «Гаилә альбомы битләре буйлап» дигән презентация тәкъдим итте, ә Марина Николаевна Шеина балаларны туган якның мәдәни әһәмияткә ия урыннары белән таныштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Аеруча дулкынландыргыч һәм чын мәгънәсендә гаилә чыгышы Владислав Александрович Осянинның кызы Анна белән берлектәге чыгышы булды. «Без хәтерлибез, без горурланабыз!» дип исемләнгән уртак чыгышларында әти кеше кызына мөрәҗәгать итеп, бабасы турында җылы итеп сөйләде. Сугыш юлы гына түгел, ә Җиңүдән соңгы тормышы турында да тәфсилле мәгълүматлар яң-гырады.
Владислав Александрович бабасының бүләк-ләрен күрсәткәч, залда тынлык урнашты — хәтер һәм ихтирам тынлыгы. Бу эчкерсез әңгәмә буыннар бәйләнешенең ничек саклануын һәм гаилә тарихын балаларга тапшыруның ни дәрәҗәдә мөһим булуын ачык күрсәтте. Осяниннар гаиләсе чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм үз секциясендә беренче урынны алды. Бу тагын бер кат: ихласлык һәм гаилә тарихына ихтирам беркемне дә битараф калдырмавын раслады.
2нче мәйданчык «Ватан геройлары — безнең арада» дип аталды. Монда буыннар дәвамчанлыгына басым ясалды. Катнашучылар төрле чор геройлары турында сөйләде — Бөек Ватан сугышыннан алып махсус хәрби операциядә катнашучылар-га кадәр. Игътибар бүген Ватанны саклаучыларга — үз үрнәкләре белән яклаучы булуның нәрсә икәнен күрсәткән ир-атларга, әтиләргә юнәлтелде.
Бу мәйданчык конфе-ренциянең иң эмоциональ үзәгенә әверелде: күпләр күз яшьләрен тыя алмады. Тәрбиячеләр һәм ата-аналар ассызыклап, бүген балалар батырлык үрнәген дәреслекләрдә генә түгел, ә үз гаи-ләләрендә дә күрергә тиеш, диде. Биредәге һәр чыгыш — доклад кына түгел, ә шәхси тарих иде. Беренче урынны Ева Александровна Краснова («Бал корты» балалар бакчасы тәрбиячесе) һәм Людмила Ген-надьевна Марусина (Кыркүл урта мәктәбе тәрбиячесе) яулады.
3нче мәйданчык «Хәтернең беренче дәресләре» дип аталды һәм җылы, ихлас мохиттә узды. Биредә педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Һәр чыгышта Ватанга мәхәббәт орлыкларын кечкенәдән үк салуның мөһимлеге ассызыкланды. Беренче урын Оксана Леонидовна Антоновага («Бал корты» балалар бакчасы тәрбиячесе) бирелде. Аның «Ватанга мәхәббәтне солдат әкиятләре аша тәрбияләү» чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Шулай ук гаилә альбомнары, батырлыклар хәтере, балаларда тарихи хәтер формалаштыру турында чыгышлар яңгырады.
Конференция нәти-җәләре җылы һәм эшлекле шартларда ясалды. Жюри әгъзалары — мәгариф бүлеге методистлары Ираида Николаевна Зимина һәм Рәзилә Рәфкат кызы Гадеева, район мәдәният йорты секторы мөдире Лаура Геннадьевна Осянина, шулай ук район депутатлары Валентина Владимировна Увакина һәм Вера Владимировна Егорова — чыгышларның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.
Конференция, без лаеклы гражданнар тәрбияләүдә бердәм булганда, үз тамырларыбызны онытмаганда һәм ата-бабаларыбыз батырлыгын хөрмәт иткәндә, илебезнең киләчәге ышанычлы кулларда булуын күрсәтте.
Нет комментариев