Полиция бүлегендә Эчке эшләр министрлыгының район ветераннар оешмасы эшчәнлегенә йомгак ясалды
Ветераннар советы рәисе Рәфис Шиһапов бер ел эчендә башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм 2020 елга планнар турында сөйләде.
Чара тәмамланганнан соң Эчке эшләр министрлыгы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция подполковнигы Руслан Юнысов аеруча осталык күрсәткән ветераннарны бүләкләде. Җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашкан өчен милиция лейтенанты Виктор Мишанин «На Камских берегах» китабы һәм акчалата премия белән билгеләп үтелде.
Илле биш яшьлек юбилее һәм оешма эшчәнлегендә актив катнашуы уңаеннан, бүлек җитәкчесенең Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк белән эчке хезмәт подполковнигы Владимир Иванов бүләкләнде. Шулай ук отставкадагы милиция майоры исеменә ия булган Александр Ильин һәм Мәгъсүм Фатыйхов та бүләкләнде. Милиция майоры Николай Гордеевка да китап һәм бүләк тапшырдылар.
- Газета битләре аша ветераннар оешмасы исеменнән безнең активистыбыз Галина Анатольевна Березовскаяны юбилее белән котлыйсы килә. Аңа нык сәламәтлек һәм иминлек телибез, - диде Рәфис Шиһапов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев