Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фотофакт

Саубуллашу вальсына кушылып

Чираттагы уку елының тәмамлануы - укучылар һәм аларның ата-аналары өчен шатлыклы һәм озак көтеп алынган вакыйга. 25 майда район үзәге урамнарын шарлар һәм чәчәкләр тоткан, матур итеп киенеп быелгы соңгы кыңгырауга ашыгучы укучылар чуарлады. Шул ук күренеш 3нче Алексеевск урта мәктәбе ишегалдында да хөкем сөрде.

Шушы вакыйганы көтә-көтә кечкенә сыйныф укучылары линейкага тезелделәр, олырак балалар алда торган каникуллар турында уйлап, вәкарь генә басып тордылар. Концертта катнашучылар бер читтә үзләренең чыгышларын кат-кат кабатладылар, ата-аналар узган уку елының йомгаклары турында фикер алыштылар. Динамикадан мәктәп вальсы яңгырый. Бары тик 11нчеләр генә чыкмаган әле.
Һәм менә җыелучы-ларның көчле кул чабуы астында мәктәптән тантаналы төстә ак күлмәкләр кигән егетләр, сарафаннар, ак алъяпкыч һәм форма кигән, чәчләренә бантлар таккан кызлар килеп чыкты. Уку еллары: язган инша томнары, меңнәрчә чишкән мәсьәләләре, йөзләрчә ятлаган шигырьләре артта калды. Егетләрнең карашлары бер ноктага төбәлгән, ә кызлар чак кына күз яшьләрен тыеп торалар.
Беренче сыйныф укучылары югары сыйныф укучыларына шигъри формада тормышларында уңышлар теләп, аларга кызыл төстәге символик мәктәпне тәмамлаучы тасмасын тапшырдылар. Үз чиратларында егетләр барысын да бию тезмәләре белән таң калдырдылар, шуның белән җыелучыларны елмаерга мәҗбүр иттеләр.
Мәктәп директоры Олег Фомин үзенең чыгышында ата-аналарга балаларын моннан соң да тәрбияләү өчен көч һәм акыл теләде. Укучылары кирәкле белем алсын өчен барысын да эшләгән укытучыларга да рәхмәт әйтте. Ә укучыларга бөтен сынауларны биреп, лаеклы, горурланырлык кешеләр булуларын теләде.
Шулай ук сыйныф җитәкчесе Венера Минакова, ата-аналарны тәкъдим иткән Наилә Гыйльметдинова, күптән инде мәктәпнең дусты һәм партнеры булган Алексеевск сөт-консерв комбинаты директоры урынбасары Минталип Сәйфуллин юл теләкләре белән чыгыш ясады.
Ә инде соңгы кыңгырауны унберенче сыйныф укучысы Наил Гәрәевның җилкәсенә менеп утырган Эвелина Парамузова яңгыратты.
- Хәзер безнең уебыз алда торган имтиханнар турында гына, башка бернәрсә турында уйлый да алмыйбыз, - дип кайгыра быел мәктәптән китүче Илназның әнисе Фалия Хәсәншина. Ләкин ул үзе әлегә мәктәп белән хушлашмый, чөнки 1нче сыйныфны тәмамлаган кызы Камилә фән нигез-ләрен кимерә генә башлаган әле.
Мәктәпне тәмамлау-чы Екатерина Коротина киләчәккә планнары белән уртаклашты: "Мин күптән инде Казан юридик институтына милли куркынычсызлыкны хокукый тәэмин итү белгечлегенә укырга керергә карар иттем", - диде ул. Ә 1нче сыйныф укучысы Саша Горелов баштан мәктәп яны лагерена йөрергә, ә аннары әбисе янында ял итәргә, кайчак балыкка йөрергә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев