Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фотофакт

Тормыш өчен куркыныч

Биләрнең Нариманов урамында яшәүчеләр исеменнән редакциягә кичектергесез мәсьәләне хәл итүдә булышлык сорап Константин Елдашев мөрәҗәгать итте. Нариманов урамына килеп кергәндә кешеләр көн саен очраша торган проблема, Константин сүзләренчә, шуннан гыйбарәт, юлның бу өлеше үтеп булмаслык диярлек: "...Аны фәкать внедорожникта гына узарга була, шуңа күрә дә машинаны өйдән 200метр ераклыкта калдырырга...

Биләрнең Нариманов урамында яшәүчеләр исеменнән редакциягә кичектергесез мәсьәләне хәл итүдә булышлык сорап Константин Елдашев мөрәҗәгать итте.

Нариманов урамына килеп кергәндә кешеләр көн саен очраша торган проблема, Константин сүзләренчә, шуннан гыйбарәт, юлның бу өлеше үтеп булмаслык диярлек: "...Аны фәкать внедорожникта гына узарга була, шуңа күрә дә машинаны өйдән 200метр ераклыкта калдырырга туры килә.
Урамның асфальтланган өлешенә кадәр тагын бер юл бар, ләкин ул күпер аша үтә һәм бик тайгак, куркыныч. Күпернең бер ягыннан-зур сөзәклек, әмма баскыч сыман урыннары бар, ә икенче яктан ни баскыч, ни култыксалары юк. Яңгыр яуганда күпер тагын да куркынычракка әйләнә: аннан барганда тотынырга урыны юк. Соңгы ике елда өч кешене коткарырга туры килде. Аягы таеп, суга егылып төшкән ирне "Ашыгыч ярдәм" килгәнче судан алып чыктык, авызына су тулган иде. Бер ханымны коткардык-чүт кенә батмый калды, ә соңгы вакыйга быел җәй булды: беренче сыйныфта укучы кыз бала күпердән велосипеды белән "очкан". Бәхеткә, аны да исән килеш судан алып чыктык...
Әйтегезче, зинһар, без, биләрлеләргә нишләргә? Бу урамда яшәүчеләр һәм бу юлдан йөрүчеләрнең зарын һәм аптырашын аңлатуы кыен. Шунысын да искәртәм. Нариманов урамы бит каядыр читтә түгел, ә үзәк янәшәсендә генә. Авыл җирлеге җитәкчелегенең бу хәлләрдән хәбәрдар булуы хакында сөйләп тору артык. Әмма бәла берәүне дә көтми-ул гадәттәгечә искәртмәстән килә. Шуңа күрә дә җитәкчелек килеп туган вәзгыять, ниһаять, үзгәрсен, бәла-каза килмәсен өчен мөмкин кадәр тизрәк барлык чараларны күрер, дип ышанасы килә."
Р.S. Без өстә бәян ителгәннәргә аңлатма бирүен сорап, җирлек башлыгы Николай Портновка мөрәҗәгать иттек. Ул: «6 октябрь, шимбә көнне агачлар утыртканда күпернең иске такталары сүтеп алынды һәм алар урынына яңалары куелды, шулай ук күпергә керү юлында хасил булган ерым җир һәм вак таш белән капланды», - дип җавап бирде.
Әмма бу урамда яшәүчеләр әлеге чараларны җитәрлек түгел дип саныйлар, чөнки күпер элеккечә үк куркыныч булып калачак, шуңа да ашыгыч төстә капиталь ремонт сорала.

Татьяна ВАСИЛЬЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев