Район башлыгы Сергей Демидов махсус хәрби операция зонасында булып, хәрбиләр белән очрашты һәм чираттагы гуманитар йөкне тапшырды.

Иң элек ярдәм Луганск юнәлешендә хезмәт итүче егетләребезгә китерелде. Йөк со-ставында бурычларны үтәү һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык әйберләр бар. Шулай ук хәрбиләргә хезмәт максатларында кулланылачак «УАЗ» автомобиле тапшырылды. Хәрбиләр районның битараф булмаган барлык кешеләренә ярдәмнәре һәм катнашулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Туган яклардан килгән мондый хәбәрләр алар өчен аеруча кадерле — аларга бу туган өйләрен исләренә төшерә һәм көч бирә.
Сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Наил улы Садыков белән берлектә гуманитар йөк шефлыкка алынган Лисичанск шәһәренә дә илтеп тапшырылды. Җирле гуманитар үзәккә коммуналь хезмәтләр өчен төзелеш материаллары, җиһазлар һәм инструментлар тапшырыл-ды: җылыткычлар, җылылык пушкалары, генератор, ОСП-3 плитәләре, бензопычкылар, шулай ук махсус кием һәм инвентарь. Ярдәм шәһәр ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган һәм хезмәтләрнең эшен тәэмин итүгә, инфраструктураны торгызуга юнәлдерелгән.
Программа кысаларында Лисичанск шәһәренең сәнгать мәктәбе дә бар иде. Мәгариф учреждениесе булган чикләүләргә карамастан эшләвен дәвам итә. Сергей Ана-тольевич билгеләп үткәнчә, педагоглар югары дәрәҗәдә эшли һәм балаларның гадәти форматта иҗат белән шөгыльләнә алуы өчен барлык мөмкинлекләрне дә ту-дыра.
Шул ук вакытта би-редәге укыту шартлары без күнеккән шартлардан шактый аеры-ла. Куркынычсызлык максатыннан балалар дәрес вакытында урамга чыкмый, шуңа күрә эш өчен фотосурәтләр, репродукцияләр һәм күрсәтмә материаллар кулланыла.
Сәфәр барышында мәктәпкә дәресләр өчен кирәкле материаллар тапшырылды: картонга куелган холстлар, кәгазь, пастель, акварель, гуашь һәм башкалар. Гуманитар миссиягә Алексеевск сәнгать мәктәбе укучылары да кушылды — алар туган бистә күренешләре төшерелгән картинаны бүләк итте.
Бу сәфәр хәрбиләргә ярдәм күрсәтү һәм шефлыктагы террито-рияләргә булышу район эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе булып калуын тагын бер кат раслады.
Нет комментариев