Ветераннар үз сугышчысын фронтка күңел җылысы белән озатты
Фотофакт

Ветераннар үз сугышчысын фронтка күңел җылысы белән озатты

Алексеевск районының эчке эшләр органнары ветераннары махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбызны җылы сүзләр һәм бүләкләр белән фронтка озатты.

Татарстан Республикасы эчке эшләр органнары ветераннары оешмасының 35 еллык юбилее алдыннан Алексеевск районында катнашучылар тарафыннан «чын күңелдән сөйләшү» дигән очрашу узды. 7 апрель көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге ветераннары оешмасы әгъзалары патриотик рухтагы җылы очрашу үткәрде.

Бу көннең төп герое — безнең якташыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучы Евгений Уздяев булды. Ул инде сугыш утын кичкән, дәваланып, тернәкләнгән һәм яңадан сафка басарга әзер.

Евгенийга ярдәм йөзеннән һәм аңа изге теләкләр җиткерергә җирле ветераннар гы-на түгел, башкаладан да хөрмәтле кунаклар кушылды: Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының дәү-ләт автоинспекциясе идарәсе ветераннары советы рәисе Виктор Евгеньевич Савкин һәм ведомствоның атказанган ветераны Илдус Мөхәммәт улы Гафуров. Алар белән бергә бүгенге көндә хезмәт итүче — полиция подполковнигы, Алексеевск районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Липатов та бар иде.

Очрашу чын мәгъ-нәсендә ихлас һәм җы-лы узды. Әмма аның гади кебек күренгән атмосферасы артында тирән рәхмәт хисе ята иде. Евгений Уздяевка Алексеевск му-ниципаль районы башлыгы Сергей Демидов исеменнән Рәхмәт хаты, шулай ук югары бүләк — «Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен» медале тапшырылды. Ветераннар рәсми бүләкләргә үзенчәлекле истәлек тә өстәде — «ТР Эчке эшләр органнары ветераннары оешмасына 35 ел» юбилей медале.

— Бу билгеләр — безнең уртак хәтер һәм хөрмәт. Син Ватанны саклаучылар эшен дәвам итәсең, — диде отставкадагы полиция подполковнигы Радик Рәшит улы Әхмәтҗанов, ул сугышчыга шулай ук саллы азык-төлек пакеты да тапшырды. Гадәткә әйләнгәнчә, мондый пакетларны ветераннар бергәләп җыя — аларга консервлар һәм ярмалар белән бергә туган йорт җылысы да салына.

Катнашучылар Җиңү паркына юл тотты. Тын, әмма горур адымнар белән ветераннар һәм сугышчы һәйкәл янына килде. Һәлак булган сугышчылар истәлегенә чәчәкләр салу буыннар бәйләнешенең ныклы символына әверелде.  Ләкин очрашуның иң мөһим өлеше ахырда булды. Өйдә пешкән пироглар һәм хуш исле чәй табыны артында  — рәсмилек юкка чыкты. Биредә пафослы чыгышлар түгел, ә тормыш киңәшләре, хезмәт хатирәләре һәм ихлас теләкләр яңгырады. Шунда ук Евгенийга тагын бер азык-төлек пакеты тапшырылды — «юлга, иптәшләргә».

— Бел, Евгений, синең артта тылда сине көтүче, синең өчен дога кылучы зур армия бар. Исән-сау, Җиңү белән әйләнеп кайт, — дип йомгак ясады очрашуга ветераннар оешмасы рәисе Рәфис Шиһапов.


Нет комментариев