Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Бәхетле балачак – бәхетле киләчәк

Яңа ел алды көннәре - сер пәрдәсе каплаган үзенчәлекле бер чор. Бу көннәрдә балалар гына түгел, олылар да могҗизалар көтә, күңел түрендә йөрткән хыялларының чынга ашуына өметләнә. Әлки районының Түбән Әлки авылы балаларына да бәхет елмайган: "Хәйруллин хәйрия фонды" аларга бүләкләрне әле Яңа ел җиткәнче үк өләшкән. Күптән түгел авылда...

Яңа ел алды көннәре - сер пәрдәсе каплаган үзенчәлекле бер чор. Бу көннәрдә балалар гына түгел, олылар да могҗизалар көтә, күңел түрендә йөрткән хыялларының чынга ашуына өметләнә. Әлки районының Түбән Әлки авылы балаларына да бәхет елмайган: "Хәйруллин хәйрия фонды" аларга бүләкләрне әле Яңа ел җиткәнче үк өләшкән.
Күптән түгел авылда үзен үк бәйрәм дип атарлык истәлекле вакыйга була - биредә утыз урынга исәпләнгән "Чулпан" балалар бакчасы ачыла. Бакчаны ачу тантанасы уңаеннан "Хәйруллин хәйрия фонды" сабыйларга телевизор һәм караокесы да булган өй кинотеатры бүләк иткән. Яшь буынны тәрбияләүгә Фонд аерым игътибар бирә. Шулай булмыйни! Балалар - безнең киләчәгебез ләбаса. Фонд республиканың төрле почмакларында яшәүче балаларны үз акчаларына Казанга алып барып, театрда спектакль карау, кафеда тәм-томнар белән сыйлану яки аква-паркта күңел ачу мөмкинлеген бирә. Инде күп еллар Фонд үзенең "Һәркемнең бәхетле балачакка хокукы бар" дигән төп кагыйдәсенә тугры кала. Фонд хезмәткәрләре бу хокуктан Татарстанда мөмкин кадәр күбрәк балалар файдалансын иде, дип тырыша. Чөнки яшь буынның нинди булып үсүе балаларның нәкъ менә нинди шартларда тәрбияләнүе һәм укуына бәйле бит.
Евгения ЧЕРНОУСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев