Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иң яңа хәбәрләр

Алтынчы тапкыр - әти-әни

Гөлинә Рафик кызы белән Руслан Рөстәм улы Хәйбуллиннар гаиләсендә алтынчы бала туды.

Алексеевск муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә сирәк очрый торган Аслан исеме теркәлгән. Бу борынгы исем, татар һәм төрки телләрдән тәрҗемә иткәндә Аслан исеме «көчле арыслан» дигәнне аңлата. Бу исемне әти-әни үзләре сайлаган.
Ир белән хатын 13 ел бергә гомер итәләр. Руслан Хәйбуллин “Мостовик”та слесарь булып эшли, ә Гөлинә балалар һәм йорт белән шөгыльләнә. Яшь ханым башта мондый зур гаилә корырга ниятләмәгәннәре турында әйте.


“Башта без ирем белән өч балабыз булыр дип уйладык. Ләкин шулай килеп чыкты инде, һәм без алтынчы бала алып кайттык. Бу санда туктарбыз инде. Безнең өч кызыбыз һәм өч малаебыз бар. Олы кызыбыз Ралинәгә инде 12 яшь. Ул минем зур ярдәмчем”, - дип уртаклашты күп балалы әни.
Дүрт  балалары мәктәптә укый, ә ике кечесе әниләре белән өйдә. Зур гаиләгә урын күп кирәк, шуңа күрә хәзерге вакытта гаилә башлыгы өйдәге бөтен кешегә дә урын җитәрлек булсын өчен төп йортка өстәмә корылма төзү белән шөгыльләнә.


Хәйбуллинар гаиләсен уллары Аслан тууы белән котлыйбыз! Бу кечкенә “арыслан” көчле, сәламәт булып үссен һәм үз тормышында биек үрләргә менсен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев