Яңа ел каникулыннан соң салкыннарда Татарстан мәктәпләрендә дәресләр булмаячак
Татарстанда салкыннар сакланса, уку йортлары дәресләрне вакытлыча кичектерергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы искәртә.
Владимир Васильев
Шулай итеп, -23 градус салкын булганда, авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларда, ә -25 градус булганда шәһәрдә башлангыч сыйныфлар һәм авылда 5-9 сыйныфларда дәресләр кичектерелә.
-30 градус булганда, авыл мәктәпләрендә, ә -32 градус булганда, 10-11 сыйныф укучылары укымаячак.
Моннан тыш, башлангыч сыйныфлар өчен урамда физкультура дәресләрен һава температурасы -3 градустан түбән булмаса һәм җилнең тизлеге 6-10 метдан артмаса үткәрергә мөмкин, ә өлкән сыйныфлар өчен һава торышы -10 градустан түбән булмаска тиеш.
Министрлык һава температурасы -25 градус һәм түбәнрәк булганда, балаларны мәктәп автобусларында йөртмәскә киңәш итә.
Мәктәп җитәкчеләренә көчле салкыннар вакытында җылылык белән тәэмин итү системасы эшенә контрольне көчәйтергә киңәш ителә.
Искәртик, бүген республикада -32 градуска кадәр салкын һәм бозлавык фаразлана. Казанда бәйрәм чараларын кичектерделәр. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлауларынча, көннәр җылытмаячак. Киресенчә, 7-10 гыйнварда төнлә -25..-32 градуска кадәр салкын, ә урыны белән һава температурасы -37 градуска кадәр төшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев