Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иң яңа хәбәрләр

Сугыш ветераны һәм вафат булган ветераннарның туганнарына Белоруссияне азат итүләре өчен медаль тапшырдылар

8 ноябрьдә башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров, хәрби комиссар Владимир Макаров һәм социаль яклау бүлеге вәкиле Вера Егорова «Беларусны немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 75 ел» дип аталган дүрт медаль тапшырдылар.

Беренче булып Витебск астында яраланган ветеран Михаил Викторович Миронов бүләкләнде. Фронтка тизрәк эләгер өчен Михаил Миронов үзенә бер яшь өсти һәм аны 1925 елда туган призывник буларак 1943 елның гыйнварында армиягә алалар. Ә ул 1926 елның 11 ноябрендә туган. Бүләкнең аның туган көне алдыннан бирелүе дә символик мәгънәгә ия. Кунаклар ветеранга нык сәламәтлек теләделәр һәм язга яңартылган Җиңү паркын ачу тантанасына чакырдылар. Михаил Викторович күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт әйтте һәм Белоруссиядәге сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Ул фронтка 43 елның июнендә эләгә. 161нче укчылар дивизиясендә минометлы батареяның ут взводында хезмәт итә. Шушы елның сентябрендә Смоленск юнәлешендә җиңел яралана.

- Без Белоруссиягә, Орша астына, Смоленск азат ителгәннән соң, 1943 елның октябрендә кердек, - ди ветеран. Бу республикада сугышлар авыр булды. Тагын бер яралануны мин 1944 елның 9 февралендә Витебск астында алдым. Ул чакта без уңышсыз урынны сайлаганбыз – юл чатында урнашкан идек. Мин бары тик 7 мина гына ыргытып өлгердем, һәм артобстрел башланды. Кыйпылчык минем кулбаш буыныма эләкте. Бер кыйпылчык минем иптәшемнең тамагына кадалды. Ул шунда ук һәлак булды. Минем ярамны бәйләделәр һәм взводка кадәр үземне генә җибәрделәр. Ә аннан инде санитар частькә кадәр арбада иттеләр. Анда ярамны тагын бер кат бәйләделәр, ә аннан соң 2 сәгать ярым операция ясадылар, – дип искә ала Михаил Викторович.

Дәваланганнан соң аны 199 нчы укчылар дивизиясенең 584 укчылар полкына взвод командиры итеп җибәрәләр. Өлкән сержант Михаил Миронов взвод командиры ярдәмчесе була. Польшаны азат итүдә катнаша, андагы сугышларда ике тапкыр батырлык күрсәтә. «Сугышчан казанышлары өчен» медале, «Кызыл Йолдыз» ордены, «I дәрәҗә Ватан сугышы» ордены белән бүләкләнә. Туган ягына сугыш тәмамлангач 5 елдан соң гына кайта. Алексеевскига кайткач, нәфис- әйберләр туку фабрикасының төзелеш бригадасында бригадир булып эшли.

Ветеранны бүләкләгәннән соң медальләр Белоруссияне азат итүдә катнашкан ветераннарның туганнарына тапшырылды. Шулай итеп, агымдагы елның март аенда вафат булган Михаил Иванович Варламовның кызы, Людмила Михайловна Уральская бүләк алды. Аннан соң медаль Анатолий Александрович Власовның (ул 2018 елның ноябрендә вафат була) хатыны, Антонида Федоровнага тапшырылды. Шулай ук Валентин Васильевич Гурьевның (ул узган елның август аенда вафат була) улы, Сергей Валентинович та медаль алды.

Район хәрби комиссары Владимир Макаров билгеләп үткәнчә, Белоруссияне азат иткән, бүгенгесе көндә исәннәрнең исемлеге узган ел ук соратылган. Һәм, кызганычка каршы, документлар рәсмиләштергәнче, дүрт ветеранның өчесе бүләкләр тапшырган вакытны көтеп җиткерә алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев