Алексеевск районы хакимиятендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды
Имин юллар

Алексеевск районы хакимиятендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды

Ул Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары катнашында видеокон-ференцэлемтә форматында узды һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең республика утырышының бер өлеше булды.

Республика комиссиясен Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров ачты. Ул билгеләп үткәнчә, күрелгән чараларга карамастан, республикада икенче ел рәттән юл-транспорт һәлакәтләре нәти-җәсендә һәлак булучылар саны арту тенденциясе саклана. 2025 ел нәтиҗәләре буенча юл-транспорт һәлакәтләре саны да, зыян күрүчеләр саны да арткан, ә 2026 ел башыннан статистика шулай ук күңелсез булып кала бирә.

 

Утырыш барышында авария сәбәпләренә аерым игътибар бирелде. Төп факторлар арасында каршы бәрелешләр һәм җәяүлеләрне бәрдерү аталды. Алдагы чорга төп бурыч урыннарда профилактик һәм оештыру эшен көчәйтү, ведомствоара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә эшләүче барлык структураларның җа-ваплылыгын арттыру, дип ассызыкланды.

 

Алексеевск районында муниципаль комиссия утырышы район башлыгы Сергей Демидов рәислегендә узды. Республика өлеше тәмамланганнан соң, катнашучылар вәзгыятьне җирле дәрәҗәдә тикшерүгә күчтеләр. Утырыш барышында 2025 ел статистикасы яңгырады. Унике айда район территориясендә 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 7 кеше һәлак булган, тагын 23 кеше яраланган. Узган ел белән чагыштырганда барлык төп күрсәткечләр буенча кимү күзәтелә.

 

Казан-Оренбург федераль автоюлында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 2 кеше һәлак булган, 6сы яраланган. Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 10 юл-транспорт һәлакәте булган, 5 кеше һәлак булган, 10 кеше җәрәхәтләнгән. Җирле әһәмияттәге юлларда 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 7 кеше зыян күргән, һәлак булучылар юк. Балаларның юл-транспорт травматизмы мәсьәләсе аерым каралды. 2025 елда Алексеевск районында балалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, дүрт бала зыян күргән.

 

Аварияләрнең торышы һәм хокук куллану практикасы турындагы нотык белән Алексеевск районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Руслан Шакиров чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бер ел эчендә хезмәткәрләр тарафыннан ике меңнән артык юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.

Фикер алышуга йомгак ясап, район башлыгы Сергей Демидов, аерым уңай үзгәрешләргә карамастан, юллардагы вәзгыять элеккечә зур игътибар таләп итә, дип ассызыклады. 2026 елда районда юл-транспорт һәлакәтләренең авыр нәтиҗәләрен кисәтүгә, машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең дисциплинасын күтәрүгә, шулай ук балаларның юл-транспорт җәрәхәтләрен профилактикалауга аерым игътибар биреп, профилактик эшне көчәйтергә кирәк.

 

Утырыш йомгаклары буенча билгеләп үтелгәнчә, республика комиссиясе йөкләмәсе нигезендә һәр муниципаль берәмлектә узган ел йомгакларына җентекләп анализ ясарга һәм 2026 елда юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча конкрет чаралар билгеләргә кирәк булачак.


Нет комментариев