Татарстан Республикасында балалар катнашындагы юл-транспорт травматизмы проблемасы бүген дә актуаль булып кала.
2026 елның беренче ике аенда төбәктә балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда арткан.
Алексеевск районында, дәүләтавто-инспекциясе мәгъ-лүматлары буенча, әлеге чорда мондый очраклар теркәлмәгән. Әмма белгечләр ассызыклый: бу — игътибарны киметү өчен сәбәп түгел, ә даими профилактик эш нәтиҗәсе, аны алга таба да дәвам итәргә һәм көчәйтергә кирәк.
— Балалар катнашында хәтта бер генә очрак та — бу инде гадәттән тыш хәл. Безнең бурыч — андый очракларга юл куймау, — дип билгеләп үтә Алексеевск районы буенча дәүләтавтоинспекция бүлеге начальнигы Руслан Шакиров. — Профилактика даими һәм барлык дәрәҗәләрдә алып барылырга тиеш: гаиләдә дә, мәгариф учреждениеләрендә дә.
Иртә яшьтән — иминлек культурасына
Районда балалар травматизмын кисәтү буенча эш мәктәпкәчә учреждениеләрдән үк башлана. Балалар бакчаларында даими рәвештә тематик дәресләр, уен программалары, конкурслар һәм практик күнегүләр үткәрелә. Тәрбиячеләр нәниләрне юлда имин тоту нигезләре белән уеннар, сәхнәләш-терүләр һәм күрсәтмә материаллар аша таныштыра.
Аерым игътибар тотрыклы күнекмәләр формалаштыруга юнәлтелә: юлны ничек дөрес кичәргә, яктылык кайтаручы элементлар ни өчен кирәк, ишегалдында да игътибарлы булу ни өчен мөһим.
Иминлек мәктәбе: белемнән — практикага
Район мәктәпләрен-дә бу эш тагын да тирәнрәк дәрәҗәдә дәвам итә. Юл хәрәкәте яшь инспекторлары (ЮИД) отрядлары эшли, алар кагыйдәләрне үзләре генә өйрәнеп калмыйча, яшьтәшләрен дә җәлеп итә.
ЮИД әгъзалары акцияләр, сыйныф сәгатьләре үткәрә, дәүләтавтоинспекция хезмәткәрләре белән бергә урамнарга чыга, белешмәлекләр тарата, олыларга һәм балаларга юл йө-рү кагыйдәләрен искәртә. «Тигез — тигезгә» форматы югары нәтиҗә бирә: балалар мәгълүматны үз яшьтәшләреннән яхшырак кабул итә.
Даими рәвештә конкурслар, викториналар, тематик чаралар үткәрелә — болар барысы да белемнәрне ныгытуга һәм җаваплы тәртип формалаштыруга юнәлтелгән.
Яз — куркыныч арта торган чор
Яз җитү белән хәлләр гадәттә катлаулана. Тиздән мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана — балалар күбрәк вакытларын урамда үткәрә, зурлардан башка йөри.
Шулай ук язын балалар велосипед һәм самокатлардан активрак файдалана башлыйлар. Көннәр озынаю белән юл-транспорт вакыйгалары куркынычы да үсә. Кызганычка каршы, кайберәүләр тиешле күнекмәләрсез һәм рөхсәтсез питбайклар белән дә идарә итә.
— Питбайклар гомуми кулланылыштагы юлларда йөрү өчен каралмаган, — дип ассызыклый Руслан Шакиров. — Аларны юлда куллану тыела. Бала мондый техника белән юлга чыкканда, ул үзенең дә, башкаларның да тормышына реаль куркыныч тудыра.
Аеруча борчу тудыра торган факт — мондый техниканы еш кына ата-аналар үзләре сатып ала, куркыныч дәрәҗәсен тиешенчә бәяләмичә.
Олылар җаваплылыгы — төп фактор
Дәүләтавтоинспек-ция хезмәткәрләре ата-аналарны каникуллар чорында балалары иминлегенә аеруча игътибарлы булырга чакыра.
Беренче чиратта:
✔балага юл йөрү кагыйдәләрен даими искәртү
✔конкрет юл си-туацияләрен һәм куркынычлыкны аңлату
✔йөрү маршрутларын контрольдә тоту
✔балаларның, биг-рәк тә юл кырыенда, контрольсез йөрүенә юл куймау
✔куркыныч техника сатып алудан баш тарту — питбайклар, көчле электросамокатлар һәм мопедлар
Иң мөһиме — ишегалдында да бала юл хәрәкәтендә катнашучы булып кала.
— Балалар иминлеге турыдан-туры олылар позициясенә бәйле, — дип билгели Руслан Шакиров. — Бер генә инспектор да ата-ана контролен һәм шәхси үрнәкне алыштыра алмый. Әгәр ата-аналар үзләре кагыйдәләрне үти икән, бала да шулай эшләячәк.
Профилактика дәвам итә
Алексеевск районында балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча эш каникуллар чорында көчәйтеләчәк. Өстәмә рейдлар һәм профилактик чаралар планлаштырылган.
Шулай да белгечләр билгеләгәнчә, иминлекне тәэмин итүдә төп рольне чаралар системасы гына түгел, ә һәр юл хәрәкәтендә катна-шучының көндәлек игътибарлылыгы уйный.
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре буенча «нуль» күрсәткечен саклап калу — уртак бурыч. Ул җа-ваплылык, тәр-тип һәм барлык хезмәтләрнең һәм район халкының даими хезмәттәшлеген таләп итә.
Нет комментариев