ГИБДД техниканың төзеклеген һәм юл кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотачак
Имин юллар

ГИБДД техниканың төзеклеген һәм юл кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотачак

Алексеевск районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Киңәшмәне комиссия рәисе — район башкарма комитеты җитәкчесе Олег Леденцов үткәрде.

Очрашуның төп темасы — язгы кыр эш-ләренә әзерлек һәм авыл хуҗалыгы техникасын файдаланганда иминлекне тәэмин итү булды. Утырыш барышында доклад белән Алексеевск районы буенча дәүләт автоинспек-циясе бүлеге начальнигы Руслан Шакиров чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгы тех-никасының юлларга актив чыгу чорында барлыкка килүче төп куркынычларны билгеләп үтте һәм иминлек таләпләрен катгый үтәүнең әһә-миятенә басым ясады.

 

— Язгы чорда юлларда авыл хуҗалыгы техникасы саны сизелерлек арта. Һәр тех-ника берәмлеге төзек хәлдә булырга һәм эксплуатациягә рөхсәт ителгән булырга тиеш. Аеруча игътибарны кырлардан имин чыгуны оештыруга, техниканы озата баруга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә юнәлтергә кирәк. Бу — дисциплина гына түгел, ә барлык юл хәрәкәтендә катнашу-чыларның иминлеге мәсьәләсе, — дип билгеләп үтте Руслан Шакиров.

 

Шулай ук комис-сиядә кыр эшләре башланганчы авыл ху-җалыгы техникасын техник карау уздыру, аның эксплуатациягә әзерлеге, шулай ук гомуми кулланылыш-тагы юлларда хәрәкәт иткәндә таләпләрне үтәү мәсьәләләре каралды.

 

Техниканы күчер-гәндә китерелгән хокук бозуларга аерым игътибар бирелде. Сүз төзек булмаган техниканың юлга чыгуы, техник карау уздырылмавы, эре габаритлы техниканы озатып бару зарурлыгы һәм грунт юллардан чыкканнан соң юл өслеген чистарту таләбе турында барды.

 

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре техника әзерлеге, аның саны һәм язгы эшләр чорында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында хисап тотты.

 

Моннан тыш, утырышта урам-юл челтәрен карап тоту мәсьәләләре дә каралды, шул исәптән контейнер мәйданчыклары янында юл өлешен чистарту, шулай ук йөртүчеләрнең иминлек каешларын куллану таләпләрен үтәве.

 

Кыргый хайваннар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре темасы да игътибар-сыз калмады. Мондый аварияләрнең сәбәпләре һәм аларны кисәтү чаралары атап кителде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча аварияләр санын киметүгә һәм йөртүчеләр белән ме-ханизаторлар арасында дисциплинаны арттыруга юнәлтелгән берничә бурыч бил-геләнде.


Нет комментариев