Алексеевск районында Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе оешуга 90 ел тулуга багышланган «Юл сакчыларына багышлана» муниципаль рәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды.
Бәйге «Алексеевск-информ» АҖ «Татмедиа» филиалы, Алексеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан оештырылган «Имин җәй – 2026» район профилактика акциясенең икенче чарасы булды.
Бәйгегә 18 иҗади эш тәкъдим ителде. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары һәм район гаиләләре үз рәсемнәрендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең хезмәтен, хәвефсез юлларны һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның җаваплы тәртибен ничек күзаллауларын чагылдырдылар.
Бүләкләү тантанасы Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсендә узды. Дипломнар тапшырылганчы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен танып-белү экскурсиясе үткәрелде. Алексеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Шакиров кунакларны бүлек эшчәнлеге белән таныштырды, хезмәт автомобилен һәм инспекторлар көн саен куллана торган махсус җиһазларны күрсәтте. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең эше турында күбрәк белде.
Тантанада Алексеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Шакиров, Чистай районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау бүлеге җитәкчесе Светлана Рясова, «Алексеевск-информ» АҖ «Татмедиа» филиалының баш мөхәррире – җитәкчесе Елена Ахманаева һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе вәкилләре катнашты.
Конкурста катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Руслан Шакиров балалар белән профилактика эшенең әһәмиятен билгеләп үтте.
– Юл хәрәкәте иминлеге һәркайсыбыздан башлана. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен генә белүләре түгел, ни өчен аларны үтәргә кирәклеген аңлаулары да бик мөһим. Өлкәннәр дә көн саен үз үрнәкләре белән дөрес тәртип күрсәтергә тиеш. Шул вакытта гына юлларыбыз чын мәгънәсендә хәвефсез булачак, – дип ассызыклады Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе җитәкчесе.
Бәйгенең үзенчәлеге гаилә номинациясе булды. Берничә эшне балалар әти-әниләре белән бергә башкарган. Оештыручылар гаилә иҗатын аерым бәяләргә, шул ук вакытта балалар эшләренә объектив бәя бирү мөмкинлеген саклап калырга карар иттеләр.
Бәйге җиңүчеләре:
4–6 яшь категориясендә:
I урын – Копать Варвара Сергеевна, 3нче «Әтәчкәй» Алексеевск балалар бакчасы;
II урын – Пронина Ульяна Романовна, 3нче «Әтәчкәй» Алексеевск балалар бакчасы;
III урын – Егоров Иван Олегович, Лебедино төп мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме.
8–10 яшь категориясендә:
I урын – Кузьмин Илья Сергеевич, 1 нче Алексеевск урта мәктәбенең 2 «Б» сыйныфы укучысы.
Гаилә номина-циясендә:
I урын – Черновлар гаиләсе;
II урын – Мишечкиннар гаиләсе;
III урын – Самсоновлар гаиләсе.
Иҗади эшләр тәкъдим иткән башка катнашучылар да лауреат дипломнары белән бүләкләнде.
«Имин җәй – 2026» профилактика акциясе дәвам итә. Аның максаты – балаларга һәм өлкәннәргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең һәм шәхси иминлеккә җаваплы карашның мөһимлеген искә төшерү. Тиешле йөртү хокукыннан башка мототранспорт һәм башка транспорт чаралары белән идарә итүнең ярамавына аерым игътибар бирелә. Чөнки юлдагы иминлек һәр юл хәрәкәтендә катнашучының үз-үзен тотышыннан тора, ә гади кагыйдәләрне үтәү иң кадерле байлыкны – кеше гомерен сакларга ярдәм итә.
Нет комментариев