Куркынычсызлык — гомуми бурычыбыз
Имин юллар

Куркынычсызлык — гомуми бурычыбыз

Алексеевск муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырышны район башлыгы Демидов Сергей Анатольевич үткәрде. Төп темалар булып балигъ булмаганнар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре статис-тикасының борчу тудыруы, питбайклар куллану проблемасы һәм кыр эшләре вакытында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан йөк ташу кагыйдәләрен бозу мәсьәләләре торды.

25 июньдә район хакимиятенең утырышлар залында Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре, мәгариф бүлеге хез-мәткәрләре, предприятие җитәк-челәре җыелды. Видеоконференция режимында фикер алышуга авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре дә кушылды. Утырышны ачып, район башлыгы Демидов Сергей Анатольевич юллардагы иминлекнең өстенлекле бурыч булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә барлык хезмәтләрнең бердәм эшләвен таләп итә, бигрәк тә җәйге чорда, урамнарда балалар саны арта һәм авыл хуҗалыгы эшләре актив бара.

Борчулы

статистика

һәм питбайклар

Төп доклад белән Алексеевск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе Руслан Шакиров чыгыш ясады. Ул 2026 елның биш аендагы аварияләр торышы турында сөйләде: район территориясендә дүрт кеше зыян күргән өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, һәлак булучылар юк. Әмма Татарстан буенча шәхси мобильлек чаралары һәм питбайклар кулланган балигъ булмаганнар катнашындагы юл һәлакәтләре саны артуы зур борчу уята.

Иң резонанслы очрак 4 май көнне Алексеевск бистәсенең Комсомол урамында булган. Питбайк белән идарә иткән яшүсмер җиңел автомобильгә килеп бәрелгән. Балигъ булмаган йөртүче алган җәрәхәтләр бик җитди булган: аягы ачык сынган һәм башка тән җәрәхәтләре алган. Башта аны ашыгыч рәвештә Чистай үзәк район хастаханәсенә озатканнар, ә соңрак хәле авыр булу сәбәпле Республика балалар клиник хастаханәсенә күчергәннәр. Яшүсмер бүгенге көндә дә хастаханәдә. Бу очрак күп кенә ата-аналар тулы кыйммәтле транспорт чарасы дип санамаган питбайкларда контрольсез йөрүнең нинди нәтиҗәләргә китерүен ачык күрсәтә.

Игътибар – ата-аналарга һәм

профилактикага

Юлларда балалар травматизмы мәсьәләсен мәгариф бүлеге җитәкчесе Вячеслав Юрьевич Рыдаев тулыландырды. Ул юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау, ЮИД мәктәп отрядлары эшчәнлеге һәм шәхси мобильлек чараларын куллануны профилактикалау буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Әмма утырышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, ата-аналар контроле булмаса, педагогларның тырышлыгы гына җитәрлек түгел. Чыгыш ясаучылар фикеренчә, еш кына нәкъ менә өлкәннәр балаларга куркыныч «уенчыклар» сатып ала һәм нәтиҗәләре турында уйлап та карамый.

Фикер алышуны йомгаклап, район башлыгы Демидов Сергей Анатольевич кырыс йөкләмә бирде: балигъ булмаганнар катнашындагы һәр юл-транспорт һәлакәте мәҗбүри рәвештә балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе утырышында каралырга тиеш.

– Ата-аналар үз балалары өчен җитди җаваплылык тотарга тиеш. Әгәр алар питбайкларның һәм башка шәхси мобильлек чараларының нинди куркыныч тудыруын аңламый икән, закон алдында җавап бирсеннәр. Өлкәннәрнең ваемсызлыгы балаларның язмышын имгәтә, – дип нәтиҗә ясады Демидов Сергей Анатольевич.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәгъвалар

Язгы кыр эшләре вакытындагы иминлек мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмады. «ВЗП «Северное Алексеевское» АҖ җитәкчесе Арсен Гарипов хәбәр иткәнчә, районда авыл хуҗалыгы продукциясен ташу һәм техниканы күчерү кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлә. Авыл хуҗалыгы техникасы һәрвакыт махсус танып-белү билгеләре белән җиһаз-ландырылмый, ә кырдан юлга чыкканнан соң юл өстендә пычрак кала, бу башка транспорт чаралары хәрәкәтен кыенлаштыра. Моннан тыш, барлык машиналар да йөкнең тагылмадан төшеп калуын булдырмас өчен тентлар кулланмый.

Комиссия әгъзалары зур үлчәмле техни-каның гомуми файдаланудагы юлларда йөрү регламентларын катгый үтәү кирәклеген билгеләп үттеләр. Аерым алганда, техник карауны вакытында узу һәм грунт юллардан чыкканнан соң юл өслеген мәҗбүри чистарту турында сүз барды. Район башлыгы йөк ташучылар һәм авыл хуҗалыгы техникасы йөртүчеләре өстеннән контрольне көчәйтергә кушты.

Утырыш нәтиҗәләре буенча җәйге чорда аварияләр санын киметүгә һәм юл хәрәкәтендә катнашу-чыларның дисциплинасын арттыруга юнәлдерелгән чаралар планы расланды.


Нет комментариев