Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәдәният хезмәткәрләре этнографик диктант яздылар

Халыклар бердәмлеге көнендә район һәм авыл мәдәният йортлары, авыл клублары хезмәткәрләре зур этнографик диктант халыкара агарту акциясендә катнаштылар.

Әлеге проект Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыруга юнәл-дерелгән. Моннан тыш, ул этнокультура грамоталылыгының гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә.

Алексеевскилылар диктантта иҗади яктан катнаштылар. Диктантны район мәдәният йорты сәхнәсендә яздылар, барлык катнашучылар да үз милли костюмнарын кигән иделәр. Районыбызда Татарстан Халыклары ассамблеясе рәисе Рәфидә Гатина сөйләвенчә, сораулар гади генә түгел иде.

«Чарада 31 кеше катнашты, алар арасында клуб хезмәткәрләре дә, шулай ук Халыклар ассамблеясе әгъзалары да бар иде: керәшеннәр, мордвалар, руслар, татарлар, чувашлар. Барысы да үз милли костюмнарын кигән иделәр һәм катнашучыларның яхшы әзерләнүләре сизелде - уртача балл 79,8 тәшкил итте. Йөз баллдан 94 балл җыючылар да бар иде. Диктантны дустанә мохиттә үткәрүебез бик ошады. Ә шуннан соң барлык милләт вәкилләре Биләр мәктәбе укучылары өчен «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында «Һөнәрчелек бистәсе» проекты буенча мастер-класслар үткәрделәр», - дип сөйләде Рәфидә Гатина.

Әлеге проект ярдәмендә Алексеевск районы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында мәктәп укучылары һәм аграр колледж студентлары күбрәк белде. Аграр колледжның 1нче курс

студентлары өчен җырлар, биюләр, сый-хөрмәтләр, төрле милләтләрнең халык уеннары, йолалары белән «Творчество рождает радость» дигән бәйрәм узды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Надежда» җырының илле еллыгы көнендә районның иң яхшы вокаль ансамбльләре «Надежда» Бөтенроссия хор акциясендә катнаштылар. Алексеевскилылар сәхнәдә Александра Пахмутова һәм Николай Добронравовның шул исемле легендар җырын башкардылар. Бу җыр Халыклар бердәмлеге көнендә район мәдәният йорты битләрендә һәм районның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтында яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев