Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район иминлеге өчен юнәлеш

Алексеевскида 2022 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм агымдагы елга бурычлар куйдылар

Әсгать Сәфәров Лебединода авыл мәдәният йортын ачуда катнашты һәм Алексеевск районы депутатлары алдында йомгаклау сессиясендә чыгыш ясады.

Шулай ук ТР Рәисе хакимияте җитәкчесе яңа боз сараенда һәм район үзәгендәге  Воскресенск чиркәвендә булды.

Эш сәфәре Лебедино авылында авыл мәдәният йортын ачу тантанасыннан башланды.

Якты, иркен бинада актлар залы, китапханә һәм берничә хезмәт бүлмәсе урнашкан. Район башлыгы Сергей Демидов халыкны әлеге вакыйга белән котлады: «Аның сәгать саен тулып торуын, тулы куәткә эшләвен телим. Без бергә кичергән авыр вакытта һәркемгә яхшылык һәм сәламәтлек телим».

Тантаналы ачылыш кысаларында Лебедино авыл җирлеген төзекләндерүгә зур өлеш керткәне өчен Александр Рабекинны район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Әсгать Сәфәров республикада социаль объектлар төзү һәм ремонтлау буенча программалар күп булуын билгеләп үтте.

“Мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, юллар, суүткәргечләр яңартыла. Сезнең авылда күп нәрсә бар. Хәзер клуб яңадан эшли башлады. Авылда клуб - ул күп функцияле үзәк. Бу очрашу урыны, үзешчән сәнгать, халык иҗаты белән шөгыльләнү мөмкинлеге. Безнең бурыч - мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, милли колоритны саклау һәм арттыру», - дип нәтиҗә ясады Әсгать Әхмәтович.

Яңартылган мәдәният йорты директоры Юлия Минеголовага Татарстан Республикасы Рәисеннән һәм Алексеевск районы башлыгыннан барлыгы 130 мең сумлык җиһазлар алуга акчалата сертификатлар тапшырдылар.

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова авыл халкын әлеге шатлыклы вакыйга белән котлады: «Әлеге объектны төзү мәсьәләсе шулай тиз хәл ителүенә чын күңелдән шатмын. Объект РФ халыкларының мәдәни мирасы елында төзелде, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында ачылды. Соңгы 10 елда 700дән артык мәдәният йорты төзелде һәм ремонтланды. Ә бу объект авыл халкының тырышлыгы белән яңадан барлыкка килде, чөнки ул аларга бик кирәк», - дип билгеләп үтте министр.

Ветераннар советы рәисе Валерий Курочкин авыл халкы исеменнән республика җитәкчелегенә яңа авыл мәдәният йорты өчен рәхмәт белдерде.

Символик тасманы кисү тантанасыннан соң кунаклар күргәзмә карадылар, Лебедино Эко-тур базасы җитәкчесе белән аралаштылар һәм авыл китапханәсенә китаплар бүләк иттеләр. Актлар залында үзешчән сәнгать хезмәткәрләренең беренче концерты узды.

Визит кысаларында кунаклар «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән «Алекс Арена» боз сараенда булдылар. Аның директоры Владимир Егоров сүзләренчә, малайлар спорт белән бик кызыксыналар, ә боз сарае бер дә буш тормый, көн саен эшли.

Аннары делегация Воскресенск чиркәвенә килде, анда аның настоятеле Павел Чурашов чиркәү буйлап экскурсия үткәрде. Район кунакларына кач ману купелен күрсәттеләр, шулай ук изге Алексий Московский исемендәге түбән чиркәүнең тарихын сөйләделәр. Экскурсия азагында Павел Чурашов Әсгать Сәфәровка китап бүләк итте.

Чиркәүдән соң, делегация район мәдәният йортына юл тотты, биредә 2022 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм агымдагы елга бурычлар куйдылар.

Фойеда Алексеевск районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе узды. Җирле товар җитештерүчеләр үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр һәм яңа казанышлары белән уртаклаштылар. Биредә районыбызның сәүдә предприятиеләре һәм производстволары вәкилләре, үзмәшгульләр һәм фермерлар катнашты. Әсгать Сәфәров «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча Андреевлар, Малыгиннар һәм Чехониннар гаиләләренә акчалата сертификатлар тапшырды.

Район башлыгы Сергей Демидов сөтне тапшыруда югары нәтиҗәләр күрсәткән шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләренә саву аппаратларына сертификатлар тапшырды.

Саву аппаратларын Ирина Казакова (Лебедино авыл җирлеге), Нина Наместникова (Войкино авыл җирлеге), Рәзинә Әхмәтҗанова (Зур Тигәнәле авыл җирлеге), Лариса Серова (Зирекле авыл җирлеге), Раушания Гайнетдинова (Коры Көрнәле авыл җирлеге) алдылар.

Район башлыгы Сергей Демидов рәислегендә Алексеевск муниципаль районы Советының XIX утырышы узды. «Алексеевск районының 2022 елгы социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында» гы чакырылыш Татарстан Республикасы хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков һәм VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев катнашында узды.

Утырыш Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган алексеевскилылар истәлегенә бер минутлык тынлык белән башланып китте.

Утырыш барышында район башлыгы Сергей Демидов 2022 елда районның социаль-икътисади үсеше турында доклад белән чыгыш ясады һәм агымдагы елга планнар белән уртаклашты. Сергей Анатольевич үз чыгышында узган ел гади генә булмады, әмма икътисадтагы барлык кыенлыкларга да карамастан, районыбыз дәүләт һәм республика программалары кысаларында билгеләнгән барлык эшләрне дә башкарды, дип билгеләп үтте.

Бутлеровка авыл җирлеге башлыгы Ирина Хушанова үз докладында республика җитәкчелегенә авылда су белән тәэмин итү проблемаларын хәл итүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

«Ел укытучысы» конкурсының республика этабы җиңүчесе, беренче мәктәп биология укытучысы Светлана Харитонова җыелучылар алдында заманча белем бирүнең казанышлары һәм проблемалары турында чыгыш ясады. Мөһим проблемалар арасында ул яшь педагогларның хезмәт торагы булмавын күрсәтте.

«Эдем» предприятиесе директоры Гөлнур Сафина җыелучылар алдында икмәк-күмәч комбинаты төзү планнары турында сөйләде.  

ТР Рәисе хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәров районның социаль-икътисади үсешенә югары бәя бирде.

“Без республика авылларында эчә торган суның сыйфаты белән бәйле вәзгыятьне беләбез, якын арада республика программасы яңартылачак”, - диде Әсгать Әхмәт улы. Ул шулай ук республика җитәкчелеге планында «Биләр чишмәсе» тарих-археология комплексын үстерү бурычы торуын әйтте. Уңай үзгәрешләр арасында ул боз сарае төзелешен һәм бистәдә булачак Бадминтон үзәген төзүне билгеләде. Шулай ук ул районда производство үсеше, яңа предприятиеләр ачылу һәм сәнәгать мәйданчыгы резидентлары санының артуы белән уңай динамиканы билгеләп үтте.

Утырыш республика һәм район бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.

«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Алексеевскдорстрой» ААҖ баш бухгалтеры Вәлиева Гөлнур Бәхтияр кызы бүләкләнде. «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем «Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы» директоры Шакиров Зөфәр Гомәр улына, «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем Урта Тигәнәле мәдәният йорты режиссеры Миңнебаева Рәисә Харис кызына, «ТРның атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем «Алексеевскдорстрой» ААҖ участок җитәкчесе Богатов Сергей Анатольевичка тапшырылды. «Биләр урман хуҗалыгы» директоры Рузанов Александр Иванович ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте белән бүләкләнде.

Спорт мәктәбенең билбау көрәше тренеры Сөләйманов Бари Равил улына Алексеевск муниципаль районының Мактаулы гражданины исеме бирелде.

Махсус хәрби операция зонасында булган мобилиза-цияләнүчеләргә хәйрия ярдәме күрсәткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән Фатыйхова Резидә Сәлах кызы, Дубровин Александр Ильич, Сабиров Абделхәй Габделхак улы бүләкләнделәр.

Пленар утырыш ахырында яңа резидентларның «Алексеевск» сәнәгать паркы зонасына керүе турындагы өч яклы килешүгә кул кую процедурасы узды. Аңарда башкарма комитет җитәкчесе Олег Гайнуллин, «Элгрант» идарә компаниясе директоры Антон Соловьев, «Эдем» ЧҖҖ директоры Гөлнур Сафина, «Тимерлай-Проф» ЧҖҖ директоры Рәдис Хәсәнҗанов, «Урман» ЧҖҖ генераль директоры Алексей Петров катнашты.

«Алексеевск» сәнәгать паркы территориясендә кабель продукциясе, винт субайлары, агач күмер, күмер яндыра торган мичләр, азык-төлек сәнәгате, шулай ук бетон эшләнмәләре һәм асфальт бутау җайланмалары җитештереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев