Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Россия Герое Рәсим Баксиковка Биләр авылында төзелгән яңа йортның ачкычлары тапшырылды

Ачкычлар тапшыру тантанасында район башлыгы Сергей Анатольевич Демидов катнашты. Йорт муниципаль программа кысаларында төзелгән, барлык уңайлыклар бар һәм яшәү өчен тулысынча әзер.

Рәсим Баксиковны өй туе белән котларга дуслары, сыйныфташлары һәм остазы Андрей Анатольевич Чугуров килде. Ачкычлар тапшырылганнан соң кунаклар йортны карап чыкты, бүлмәләр буенча йөрделәр, көнкүреш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Элеккеге традиция буенча яңа йортта беренче танышу чәй табыны артында дәвам итте.

— Илне һәм районыбызны данлаган батырлар үзләренә карата безнең ярдәмне һәм ихтирамны тоеп яшәве безнең өчен бик мөһим. Бу йорт — хәрби хезмәтегез һәм сугышта күрсәткән батырлыгыгыз өчен рәхмәтебез билгесе, — диде Сергей Демидов.

Рәсим Баксиков исә күрсәтелгән игътибар һәм кайгырту өчен рәхмәт белдерде һәм планнары белән ур-таклашты:

— Мин Биләрне үземнең кече Вата-ным дип саныйм. Нәкъ менә шушы җирдә үз йортым булуына бик шатмын. Монда һәр ял саен кайтып, ял итәргә, кунаклар кабул итәргә ниятлим. Хәзер үк нинди җиһазлар кирәк булуын уйлыйм, ә җәй көне участокны төзекләндерү белән шөгыльләнәчәкмен, — диде ул.

Биләр авылы Россия Герое биографиясендә аерым урын били. Аның үсмер еллары шушы җирлектә узган, характеры нәкъ монда формалашкан. Рәсим Баксиков «Яшь армияче» яшүсмерләр клубында тәрбияләнгән, анда аның остазы Андрей Анатольевич Чугуров булды. Шуңа күрә чәй табыныннан соң ул район башлыгы белән бергә клубка юл тотты, бүген әлеге мәйданчыкның нинди эшчәнлек алып баруын белеште.

Бүген «Яшь армияче» — Алексеевск районында яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча төп мәйданчыкларның берсе. Биредә яшүсмерләр генә түгел, өлкәннәргә дә шөгыль бар. Клуб базасында грант проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» исеме астында хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү берләшмәсе эшли. Катнашучылар яше-ренү челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый һәм сугышчылар өчен башка кирәкле ярдәмне җыя. Яшьармиячеләр өчен Рәсим Баксиков — үсмер чакта алынган тәрбиянең алдагы тормышта кирәге чыгуга тере мисалы. Шуңа күрә алар аның белән горурлана, кайберләре хәтта киләчәктә хәрби хезмәт юлын сайларга теләк белдерә.

Көннең йомгаклау өлешендә мах-сус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре белән очраштылар. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан район башлыгы Сергей Анатольевич Демидов Биләр авылында яшәүче Тамара Николаевна Белоусова, Наталья Алексеевна Пронина һәм Любовь Ивановна Аксенованы котлады. Аларга чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Әлеге аналар улларын тик кенә көтеп утырмыйча, үзләре дә фронтка ярдәм итүдә актив катнаша — яшеренү челтәрләре үрә, волонтёрлык эшчәнлегендә катнаша.

Аларның сабыр гына тыныч көндәлек хезмәтендә- безнең сакчыларыбыз өчен ышанычлы тыл чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев