Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укучыларның туклануы ата - аналар контроленә алынды

Узган елларда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм укучыларның туклану мәсьәләсендә ата-аналар тарафыннан ризасызлыклар күп булды.

Бу азык-төлек белән тәэмин итүче оешма бергә генә калгач хәл тамырдан үзгәрер дип көтелә. Без ата-аналарның теләкләрен, җаваплы затларның белдерүләрен тыңладык һәм хәтта мәктәп ашханәсендәге аш-суны да татып карадык.

Гомуми ата-аналар җыелышы

Биләр мәктәбе укучыларының ата-аналары мәктәп ашханәләрендә туклану мәсьәләсенә багышланган мәктәп җыелышында катнаштылар. Исегезгә төшерәбез, элек район мәктәпләренә азык-төлек продуктлары төрле тәэмин итүчеләр тарафыннан китерелде. Башка сүзләр белән әйткәндә, ит продукциясе, мәсәлән, Яшел Үзәннән, сөт – Яр Чаллыдан китерелә иде. Продукциянең яки аның товар төренең яраклылык вакытында җитешсезлекләр ачыкланган очракта, намуссыз тәэмин итүчегә дәгъва белдерү бик авыр иде. Шуңа да бозыклыкларны бетерү буенча көтү вакыты да бераз сузыла иде.

Бер тәэмин итүче – бер җавап бирүче

Районыбызда бу мәсьәлә буенча хәлләр узган елда ук үзгәрә башлады. Алексеевскилылар һәм башка зур контингент алдында да үзен бары тик уңай яктан гына күрсәткән «Эдем» предприятиесе – балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә азык-төлек китерүче бердәнбер предприятие.

Меню төрләндерелде һәм расланды

Бердәм меню эшләнде һәм расланды. Ул Роспотребнадзор белән генә түгел, ә мәгариф оешмаларының ата-аналар комитетлары белән дә килешенде. Менюны мәктәп сайтындагы «Туклануны оештыру» бүлегеннән карарга була. Ул сыйфаты һәм калория ягыннан барлык таләпләргә җавап бирә.

Узган еллардан аермалы буларак, мәктәп укучыларының өстәлләрендә хәзер салатлар, җиләк-җимеш, яшелчә, соклар һәм, әлбәттә, төп беренче-икенче ашлар бар (яки порцияләре күбәйтелгән). Нормаларның үтәлешен «Эдем» предприятиесе технологлары күзәтә: белгечләр азык әзерләү процессын контрольдә тотып кына калмыйлар, ә ашларны тәлинкәләргә салуда да катнашалар, белем бирү оешмаларында продуктның саклау системасын күзәтәләр.

Ата-аналар контроле

Ризык әзерләүнең сыйфатын ата-аналар да күзәтә ала. «Эдем» предприятиесе җитәкчесе ата-аналарга аш салганда карап торырга, шулай ук шушы көннең менюсын ашап карарга да тәкъдим итте. Башка сүзләр белән әйткәндә, ата- аналар көн саен мәктәп ашханәсенә килеп, әзерләнгән ризыкларның сыйфатын тикшерә алалар. Мондый комиссияләрне төзү турындагы тәкъдимне мәгариф бүлеге дә хуплады.

Бәя=сыйфат

Бәя кую мәсьәләсенә килгәндә калория таләпләрен үтәү йогынты ясады. Порцияләр шактый артты (шул исәптән ит күләме порциягә 100 граммга кадәр арткан). Менюга җиләк-җимеш һәм соклар өстәлгән.

Фикерләр һәм

тәкъдимнәр

«Безнең максат - балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклану сыйфатын яхшырту гына түгел, ә шулай ук ата - аналар өчен, алардан кире элемтә алу һәм сигналларга җавап бирү өчен мөмкинлек булдыру», - дип белдерде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рифкат Сөләйманов.

«Эдем» предприятиесе җитәкчесе ата-аналар җыелышларында шәхсән үзе катнаша. Чит шәһәрләрдән килгән азык-төлек белән тәэмин итүчеләр бары тик илтеп тапшыру өчен генә җавап бирсәләр, «Эдем» исә, барыннан да элек, сыйфат өчен җавап бирә, дип билгеләп үтте Гөлнур Сафина. Биләрдә узган гомум ата-аналар җыелышында:

«Мин үзем авылда тудым һәм авыл мәктәбендә укыдым. Балаларның дөрес туклануы мөһим булуын башкалардан аермалы буларак яхшы аңлыйм. Безнең бурыч - балаларны яхшы һәм туклыклы итеп ашату. Без китереп биргән продукциябезнең сыйфаты өчен тулысынча җавап бирәбез. Туклануны контрольдә тоту - предприятиебезнең бердәнбер генә җаваплылык зонасы гына түгел. Без шулай ук мәктәп ашханәләрендә савыт-сабаларны алмаштырдык. Хәзер район хакимияте белән берлектә кухня җиһазларын алыштыру мәсьәләсе хәл ителә. Һәр мәктәпкә туклану өчен җаваплы хезмәткәр беркетелгән. Җитди эш алып барыла. Өстәмә рәвештә без ата-аналар үзләренең таләп һәм шелтәләрен безгә җиткерсеннәр өчен ата-аналар контроле системасын кертергә тәкъдим итәбез. Безнең максат – балаларыбызның саләмәт ризык ашап үсүенә ярдәм итү, бу сыйфатлы тукланудан башка мөмкин түгел», ди Гөлнур Таһир кызы.

Белешмәләр өчен:

Районда барлыгы 23 гомуми белем бирү оешмасы эшли, аларда 2841 укучы. Барлык мәктәпләр дә аутсорсинг системасы буенча эшли, «Эдем» ЧҖҖ предприятиесе кайнар ризык белән тәэмин итү операторы булып тора.

Туклану өчен түләүдән азат ителгәннәр:

Алексеевск муниципаль район башкарма комитетының «2020 елда Алексеевск муниципаль районының гомуми белем бирү оешмаларында укучыларны ашатуны оештыру турында»гы боерыгы нигезендә 311 бала ашаган өчен түләүдән азат ителгән, бу 4 һәм аннан күбрәк баласы булган һәм 18 яшькә кадәрге аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар.

Бәяләр:

Иртәнге аш. Кече сыйныфлар - 42 сум, өлкән сыйныфлар – 45 сум.

Төшке аш. Кече сыйныфлар - 58 сум, өлкән сыйныфлар – 62 сум.

Якынча меню

Иртәнге аш: “зимний” салат, «Дружба» боткасы (май белән), алма зәгъфраны, шикәр белән чәй, бодай икмәге. Төшке аш: тавык ите шулпасында пешкән рассольник, каймак белән, бәрәңге пюресы, сыер итеннән гуляш, кесәл, бодай икмәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев