Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Бозылган билге– тормыш өчен куркыныч

Юлларда эчкечелеккә каршы көрәш кимеми, һәм ял көннәре алдыннан ЮХИДИ экипажы белән бергә район үзәге урамнары буйлап төнге рейска чыгабыз.

Патрульлек итәр алдыннан инспекторлар көндез ике автомобильчене тоткарлаулары турында сөйләделәр: аларның берсе - таныклыксыз (чөнки элегрәк алкоголь кулланганы өчен мәхрүм ителә), ә икенчесе наркотик исереклеге хәлендә була. Инспектор Сергей Самсонов әйткәнчә, әлеге яшь автомобильче наркотикларны күптәннән куллана икән:

- Без аның артыннан озак күзәттек, ә хәзер медицина тикшерүе элек аның тыелган матдәләр кулланганлыгын күрсәтә. Алкогольдән аермалы буларак, наркотиклар кеше организмында 20 көн дәвамында саклана һәм әлеге срок дәвамында тест һәрвакыт уңай булачак. Ә бу, үз чиратында, тиешле нәтиҗәләргә - 30 мең сум күләмендә штраф салуга һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүгә китерә.

Нәкъ шул төндә, ял көннәре якынлашып килүгә һәм бистә урамнарында автомобильләр күп булуга да карамастан, исерек машина йөртүчеләр тоткарланмады:

- Теләсәләр эчмичә тора алалар бит, - дип шаяртты ЮХИДИ хезмәткәре Рөстәм Хөсәенов чираттагы йөртүченең сулышын тикшергәннән соң, гәрчә аның салонында бераз төшереп алган дуслары булса да. "Алалар" дигән сүз астында Рөстәм Җәүдәт улы автомобиль руленә аек машина йөртүче утыруын, аның төнге урамнар буйлап үзенең кызмача, шат дусларын йөртүне күз уңында тота. Андый "Таксист"лар гүзәл затлар арасында да очрый. Күптән түгел генә исерек килеш йөргәне өчен таныклыгыннан мәхрүм ителгән шундый бер автотуташны инспекторлар эш машиналарының салонына чакырдылар, анда аның белән профилактик әңгәмә алып бардылар, ә беррәттән аның үз-үзен тотышын өйрәнделәр. Бар да тәртиптә. Өстәвенә ул үзе, ул вакыттан бирле рульдә авызыма грамм да капканым юк, дип ышандырды. Шул уңай нотада тагын берничә кыз утырган автомобиль район үзәгенең аракы сата торган йортына юлын дәвам иттерде.

Кичен инспекторлар узган-барган машиналарның барысын да тикшерергә тырышалар, чөнки бу киләчәктә йөртүчеләрне тәртипкә өйрәтә. Шуның өстенә бу башка бозуларны ачыкларга да булыша. Мәсәлән, Ленин һәм Гагарин урамнары чатында Рөстәм Хөсәенов куркынычсызлык каешы каптырылмаган машина йөртүчене туктатты. Тегесе каршылык күрсәтеп тормады, әле хәзер генә кибеттән чыктым, каптырып өлгерә алмадым, ә болай гел каптырып йөрим, диде. Сүз уңаеннан әйткәндә, соңгы тапкыр ул каеш өчен моннан алты ел элек штрафка тартылган булган. Инспекторлар, элек штрафлар хәзерге мең сумнан күпкә азрак иде, шуңа күрә машина йөртүченең моннан соң игътибарлырак булачагына өмет бар, диделәр.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда патруль торганда тагын бер проблеманы- юл билгеләрен юри бозу яки урлауны да билгеләп үттеләр. Вәхшигә ремонтлауны яки яңаны куюны үз кесәсеннән эшләргә туры киләчәге генә аз әле, моның өчен җинаять җаваплылыгы да каралган.

Инспекторлар газета битләреннән алексеевскилылардан үз гамәлләренең азаккы нәтиҗәләре турында алданрак уйлауларын сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев