Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Бәйрәм бәлагә әйләнмәсен

Районда Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан теләсә нинди янып китүләрне булдырмау максатында бәйрәм чаралары үткәреләчәк биналарны тикшерү планлаштырыла.

Практикадан күренгәнчә, бу чаралар янгыннарның күбесе янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, атап әйткәндә, янып торган шәмнәр, төзек булмаган, шул исәптән кулдан ясалган һәм сыйфатсыз электр гирляндаларын куллану, шулай ук көнкүреш пиротехникасы әйберләре белән саксыз эш итү аркасында күрелә.
- Бәла килеп чыкмасын һәм бәйрәм кәефе күңелләрне кырмасын өчен, - дип кисәтә Алексеевск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге сорау алучысы Садиг Алексеров, - Яңа ел бәйрәмнәрен оештыру һәм үткәрү вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен катгый үтәү сорала. Беренчедән, чаралар үткәрү өчен биналар яраклымы-юкмы икәнлегенә ышанырга, сәхнәдә һәм залларда кизү тору оештырырга. Икенчедән, залда кимендә ике ишек, шулай ук ут сүндергеч, ком, киез һәм тәрәзәләр рәшәткәсез булырга тиеш. Шулай ук янгын чыкмасын өчен тиешле сертификатлары булган гирляндалар һәм иллюминацияләр генә кулланырга кирәк, өстәвенә лампочкаларның көчәнеше 12 вольтка кадәр булырга һәм алар эзлекле рәвештә кабызылырга тиешләр.


Игътибар:
- пиротехника әйберләре, дугасыман прожекторлар һәм шәмнәрне куллану, фейерверклар һәм янгынга китерүче башка янгынга каршы ут эффектлары оештыру;
- чыршыны уттан саклаучы состав сеңдерелмәгән марля һәм мамык белән бизәү, балаларга тиз янып китүче материаллардан тегелгән киемнәр кигезү;
- изоляциясе бозылган электр үткәргечтән һәм кабельдән файдалану, шулай ук зарарланган розеткалардан, рубильниклардан һәм башка электр җайланмаларыннан файдалану;
- электр приборларын туендыру өчен вакытлы электрүткәргечтән һәм озынайткычлардан файдалану;
- тамаша башланыр алдыннан яки үткәргән вакытта ут, буяу, башка янгын куркынычы китереп чыгаручы һәм шартларга мөмкин булган эшләрне үткәрү тыела.


Сүз уңаеннан
Янгын килеп чыккан яки төтен исе сизелгән очракта ашыгыч төстә бу хакта 01 телефоны буенча хәбәр итәргә һәм кешеләрне аннан чыгарырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев