Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Әгәр эшмәкәр булырга уйласаң

Эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә карар кылучы гражданнар һәм юридик затлар аны тормышка ашыра башлаулары турында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә хәбәр итәргә тиешләр. Әлеге закон эшләр һәм хезмәтләрнең түбәндәге төрләренә кагыла: ваклап һәм күпләп сату; җәмәгать туклануы, кунакханә, чәчтарашханә, косметик хезмәтләр, фотоателье, фотолаборатория хезмәтләрен тәкъдим итү; ипи, кондитер әйберләре пешерү,...

Эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә карар кылучы гражданнар һәм юридик затлар аны тормышка ашыра башлаулары турында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә хәбәр итәргә тиешләр.
Әлеге закон эшләр һәм хезмәтләрнең түбәндәге төрләренә кагыла: ваклап һәм күпләп сату; җәмәгать туклануы, кунакханә, чәчтарашханә, косметик хезмәтләр, фотоателье, фотолаборатория хезмәтләрен тәкъдим итү; ипи, кондитер әйберләре пешерү, он тарттыру, шулай ук киемнәр, күн һәм аяк-киемнәре җитештерү; аяк-киемнәре, күн, мех күн һәм трикотаж әйберләрен ремонтлау, буяу һәм тегү; химик чистарту һәм буяу; мунча, душ һәм сауна хезмәтләре; көнкүреш техникасын, приборлар, транспорт чараларын, машина, җиһазлар ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү; мебель ясау һәм ремонтлау; хисаплау техникасыннан һәм мәгълүмати технологияләрдән файдалану белән бәйле эшчәнлек һ.б.лар.
Белдерү кәгазен алу турында мәгълүматны "http://16.rospotrebnadzor.ru/ һәм http://грп.tatarstan.ru/ сайтының "Реестр уведомлений" бүлегеннән табарга була. Консультация алу өчен шулай ук ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә яки аның территориаль бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белдерү кәгазен :420111, Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 30 йортка (яки Алексеевск ш.т.б., Ленин урамы, 63 йорт) бирергә кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-37-81 яки 8(843) 238-53-18.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев