Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Хезмәт тәрбиясе (әти-әниләр колагына)

Бала кече яшьтән үк хезмәтне яратып үссен өчен ни эшләргә кирәк соң? Бу сорау белән без мәктәп психологына мөрәҗәгать иттек. Аның киңәшләрен тыңлап китегез әле.

Әти-әниләр еш кына балаларына эш кушуга караганда, үзләре эшләүне хубрак күрәләр. Моның белән алар бик нык ялгышалар. Әти-әнием зур көч куеп тапкан бит моны, дигән уй тумый бала башында. "Үзем тапкан мал түгел, әтинеке жәл түгел" дип, гамьсез, ваемсыз яшәргә гадәтләнә бала. Ул җаваплылык хисен тоярга өйрәнми.


Бала кечкенәдән әнисенең аш бүлмәсендә кайнашканын, әтисенең нәрсә булса да төзәтүен күреп үсә. Ул әкрен генә якын кешеләренең нәрсә беләндер мәшгульлеген аңлый башлый икән, бу беренче хезмәт тәрбиясе дигән сүз. Өлкәннәрнең хезмәтен күзәтү балада нәрсә дә булса эшләргә теләк тудыра. Әгәр шулай икән, аның әлеге теләген хупларга кирәк.


Бала үскән саен күбрәк һәм катлаулырак эшләр башкара ала. Тора-бара аңа билгеле бер вазыйфаларны ышанып тапшырырга мөмкин: тузан сөртү, гөлләргә су сибү һ.б. Баланың яшен исәпкә алып, аның көченнән килердәй эшне генә кушыгыз.


Хезмәткә күнегеп үссә, бала тормышта актив була, үзен һәм әйләнә-тирәдәгеләрне кайгыртырга өйрәнә. Кечкенәдән эшләп үскән балалар мөстәкыйль һәм төпле, уйлап эш итүчән булулары белән аерылып тора. Алар үз дигәннәренә ирешер өчен барлык кыенлыкларны җиңәргә омтыла. Эшләп үскәч, өлкәннәрнең хезмәте яхшы таныш аларга, шуңа күрә кеше көч куеп тапкан әйберләрнең бәһасен дә әйбәтрәк аңлыйлар.


Әти-әниләрнең бурычы: баланы хезмәтеннән тәм табарга өйрәтү.


Берничә киңәшне күңел дәфтәренә язып куйсагыз, файдага гына булыр:


1. Куйган таләпләрегез эзлекле, төпле булсын.


2. Балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алыгыз.


3. Эш кушканчы, аны үзегез эшләп күрсәтегез, улыгызны яки кызыгызны өйрәткәндә берничә тапкыр бергәләп башкарыгыз.


4. Уен формаларын кертеп җибәрергә онытмагыз.


5. Үзегезнең һәм танышларыгызның эше турында сөйләп, башка кешеләрнең хезмәтен хөрмәтләргә өйрәтегез.


6.Бала хезмәтен бәяләгәндә, әдәп кагыйдәләрен истән чыгармагыз.


7. Эш кушуны ачуланудан башламагыз.


8. Бергә эшләү урыны серләшү почмагына да әйләнсен.


Әлфия ХӨСӘЕНОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев