Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Иң яхшы автоледи

Бу көннәрдә район үзәгендә "Автоледи" конкурсы булып узды. Җиде кыз катнашкан ярыш ЮХИДИда машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан бирүне хәтерләтте. Гүзәл затлар юл хәрәкәте инспекторы күз алдында бу җиңел булмаган сынауны үттеләр: вакытка юл хәрәкәте кагыйдәләре сорауларына җавап бирделәр, "змейка"ны, "гараж"га керү һәм ян белән тукталышка куюны үз эченә...

Бу көннәрдә район үзәгендә "Автоледи" конкурсы булып узды.
Җиде кыз катнашкан ярыш ЮХИДИда машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан бирүне хәтерләтте. Гүзәл затлар юл хәрәкәте инспекторы күз алдында бу җиңел булмаган сынауны үттеләр: вакытка юл хәрәкәте кагыйдәләре сорауларына җавап бирделәр, "змейка"ны, "гараж"га керү һәм ян белән тукталышка куюны үз эченә алган фигуралы йөртүне яхшы итеп үтәргә кирәк иде. Кемнәрнедер - белемдә проблемалар яки дулкынлану, кайберләрен практик өлеш уңайсыз хәлдә калдырды, әмма болар йомгаклау таблицасында балларны киметте.
Нәтиҗәдә Казанда яшәүче Галина Ермина иң яхшы автоледи булды. Алексеевскидан Гөлнара Хөсәенова балларны беразга гына кимрәк җыйды. Өченче призлы урында шулай ук республика башкаласыннан Гөлназ Чумарова. Алар барысы да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев