Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Кошлар кайта, егетләр китә

Район хәрби комиссариатында хәзер кызу вакыт - медицина һәм чакыру комиссиясе эшли, чөнки беренче апрельдән армиягә язгы чакыру старт алды.

Чакыру буенча бүлек начальнигы, майор Сергей Крюков хәбәр иткәнчә, быел һәр призывник турында мәгълүмат махсус электрон базага кертеләчәк һәм кешенең бөтен гомере буе сакланачак. Аңа керү, әлбәттә, чикләнгән булачак. Шулай ук быелдан башлап Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итмәгән егет дәүләт структураларында эшли алмаячак.

Егетләр хезмәт итәргә барлык төр гаскәрләргә дә җибәреләчәк. Алексеевск районы шефлыкка алган "Эпрон" коткару судносына 12 кеше гариза бирде, тик анда сәламәтлекләре А-1 категориясенә туры килгән 3-4 кеше генә барачак. Мондый сәламәтлеккә биләрле Роман Гусаров, чувмайналы Артем Михайлов һәм Зур Полянкадан Александр Горохов ия - бу малайлар офицер булырга уйлыйлар һәм Казан танк училищесына укырга керәчәкләр. Безнең районнан бер кеше Кремль Преображенск полкына хезмәт итәргә китәчәк. Анда эләгү өчен бик яхшы сәламәтлектән тыш, призывник буе, авырлыгы, күз төсе кебек күп кенә өстәмә параметрларга туры килергә, тәнендә бернинди ярасы булмаска тиеш, татуировка турында сүз дә юк. Шуңа өстәп, әти-әнисенең "чиста" биографиясе дә исәпкә алыначак.

Призывникларның үзләренә килгәндә, күбесенең кәефләре күтәренке. Күбесе армиягә теләп бара һәм һәркайсының үз уе. Мәсәлән, әле күптән түгел генә аграр колледж студентлары булган өч дусның хезмәт итүгә үз карашлары. Евгений Ашаев Ватанны теләсә нинди гаскәрләрдә дә сакларга әзер, тик шулай да өстенлекне хәрби һава гаскәрләренә бирә:

- Армиягә әзермен. Кайда хезмәт итсәм дә аерма юк, тик Россия гаскәрләре элитасы - Һава- Десант гаскәрләрендә итәргә теләр идем.

Әле күптән түгел генә аның белән бер төркемдә укыган Арслан Равилов Кара диңгездә "ЭПРОН" коткару судносында хезмәт итәргә тели. Ә менә Павел Веретенников армия үзе өчен яңа офыклар ачарга мөмкинлек бирәчәк, дип уйлый:

- Миңа кайда хезмәт итсәм дә бер, бары тик өйдән генә ераграк булсын, дөнья күрәсем, сәяхәт итәсем килә. Әти-әнием, әлбәттә, елап озатып калалар, ләкин бер ел тиз үтеп китәчәк.

Булачак Ватанны саклаучылар арасында тәҗрибәле солдатлар да бар иде. Алексеевскилылар өчен үз булган "ЭПРОН"да 2009-2010 елларда хезмәт иткән Юрий Харитонов хәзер Кара диңгез флотында контракт буенча хезмәт итү өчен документлар әзерли. Аның сүзләренчә, Кара диңгезгә кире бару карары аңарда ярымутрау Россия составына кергәнче үк барлыкка килгән:

- Хатыным белән мондый карарны күптән кабул иттек, хәзер Севастопольдә яшәү өчен урын эзлибез. Бу яхшы шәһәр, шунда тарта. Судноның үзендә дә яхшы кешеләр, зыялы коллектив һәм яхшы атмосфера. Бик теләп анда кире кайтам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев